События

«Татавтодор» Арча филиалы чаңгычылары республикада 1нче! 14.02.2018

«Татавтодор» Арча филиалы чаңгычылары республикада 1нче!

Искиткеч команда бу. Үзләренең аерым чаңгычы костюмнары бар. Аларның чаңгы шуганнарын күрсәгез сез! Араларында 55 яшьлек Илдус Солтанов Арчада үткән шимбә көнне үткәрелгән ярышта, хәтта кайбер тренерларны артта калдырып, финишка беренче килде.

Көн саен 10-12 км чаңгыда йөргән Илдус яшь егетләр кебек. 50дән узган Роза Миннебаева да чаңгыда чаж да чож элдертә генә. Җитәкчеләре Альберт Тәлгатович Сәфиевка үзләрен чаңгыга бастырганнары өчен рәхмәт укый. Командада тагын Элмир Хөснетдинов, Гөлчәчәк Мусина, Гөлзирә Зиннәтова, Марсель Сабиров бар. Элмир Хөснетдинов белән Марсель Сабиров шуып та карыйлар! Буй-сыннары икесенең дә бер төсле. Нәкъ игезәкләр. Мондый команда, әлбәттә, ярышларда сынатмый. «Татавтодор» җәмгыятенең 10 филиалы арасындагы чаңгы ярышында алар гел беренче!





http://arskmedia.ru/2018/02/14/tatavtodor-archa-filialyi-cha-gyichyilaryi-ni-chen-itakchelarena-rahm...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение