События

Урта Бирәзә клублы булачак 20.02.2018

Урта Бирәзә клублы булачак

Урта Бирәзә авылындагы клуб төзелешен күреп хәйран калдык. Әле ел башында гына эшкә тотынганнар иде, шул арада түбәләп тә куйганнар.

– Республика программасы нигезендә төзелүче 50 урынга исәпләнгән клуб була бу, – диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Ул быелга программага кертелергә тиеш булмаган. Планлаштырылуы һәм төзелә башлавы белән без, беренче чиратта, авылдашыбыз, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка рәхмәтле.

Ни өчен нәкъ менә клубка басым ясаганнар? Биш ел элек Арчага терәлеп торган Урта Бирәзәдә 60лап хуҗалык калган булган. Шуларның 52сендә генә кешеләр яшәгән.

– Революциягә кадәр Урта Бирәзәдә 109 хуҗалык исәпләнгән. Алтмышынчы елларга кадәр ул Зур Бирәзә авыл Советына кергән. Наласа авыл Советы белән кушылгач, халык читкә китә башлаган. Арчадагы оешмаларга эшкә урнашкан. Элек эшчеләргә йортлар салу, фатирлар бирү бар иде бит. Яшьләрнең күбесе әнә шулай Арчада төпләнеп калган. Халык шул елларда бик күпкә кимегән, авыл бетүгә барган, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Соңгы вакытта авыл сизелерлек үк үсә башлады. Бүген 98 йорт исәпләнә. Революциягә кадәрге санны куып җитәргә дә күп калмады.

Авыл урамнарын әйләнеп үттек. Чыннан да Урта Бирәзәне танырлык түгел. Берсеннән–берсе зур, затлы, зәвык белән салынган йортлар, киң урамнар. Нигез югалмасын өчен хуҗаларына аны саттырып, яңаларын төзеттергәннәр. Яңа урам барлыкка килгән. Бүген анда да ун йорт калкып чыккан инде. Авыл уртасында күлгә кадәр үзгәртергә булганнар.

– Таллар басып киткән һәм чүп оясына әйләнә башлаган иде. Чистарттык, чишмә юлын таптык. Җәйгә су тулыр дип уйлыйбыз. Тирә–юнен матурлап та җибәрсәк, менә дигән ял урыны булачак, – ди Илфира Шакирова.

Яшьләрне авылда калдыру өчен ул зур көч куйган. Иң беренче мәктәптә кайбер фәннәрне рус телендә укуны керткәннәр. Бу балаларны Арчага укырга җибәрүдән коткарып калган.

– Татар телен татар сыйныфларында кебек укыттык. Әмма кайбер фәннәрнең рус телендә алып барылуы сөйләм теле үсеше өчен кирәк. Мәктәпне саклап калу буенча да тырышырга туры килде, – диде ул чакта Урта Бирәзә мәктәбе мөдире булып эшләгән Илфира Шакирова. – Бүген башлангыч мәктәптә җиде бала белем ала. Балалар бакчасына йөрүче 16 бала бар.

Газы, суы, медпункты, Арчага якын булуы да үз ролен уйнамый калмагандыр. Урта бирәзәләр һәрвакыт танылган авылдашлары бертуган Фәйзрахмановлар ярдәмен тоеп яшәгән. Альберт Фәйзрахманов ярдәме белән 1988 елда иң беренчеләрдән булып алар авылына газ кергән. Айдар Фәйзрахманов тырышлыгы белән юллы булганнар. 2003 елда су программасына кертеп, бөтен авылны сулы иткәннәр. Хәзер һәр өйдә су. Тормыш шартлары да шәһәрдәгечә.

Әмма искерү сәбәпле халык клубка йөрми башлаган. Моңарчы гөрләп торган мәдәният учреждениесенең тынып калуы авыл җирлеге башлыгын хафага салган.

– Иске клуб бинасы 1856 елда мәчет буларак төзелгән. Ике катлы булган. Манарасын бәреп төшергәннән соң аскы каты ат конюшнясы, өске каты клуб,  китапханә, колхоз идарәсе ролен үтәгән. Аннан клуб булып калган. 1992 елда газ керткәннәр дә мичләрен сүтү сәбәпле, агымдагы төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Бинага бер тапкыр да ныклап төзекләндерү кермәгән, – диде Илфира Шакирова. – Аның сакланып килүе – хезмәткәрләрнең үземнеке дип күңел биреп эшләүләре нәтиҗәсе дип саныйм. Анда барлыгы 4 кеше – Суфия Нуриәхмәтова, Рәмзия Фәйзрахманова, Гөлсинә Нотфуллина һәм Радилә Рәхимова – эшләде. Тәнзилә Закирова кино куйды. Клуб һәрвакыт гөрләп торды. Шуңа халык соравы буенча Айдар Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттем дә инде. Яңа клуб төзү – яшьләрне авылда калдыру өчен иң кирәкле чараларның берсе дип уйладым.

Клубны “Арча КСМ”ы ширкәте төзи. Мастерлар Альмир Сираҗиев һәм Ленар Хәсәнов һәр эшне контрольдә тота. Без килгәндә 40 еллык хезмәт стажы булган Газинур Мотыйгуллин, Мансур Габдрахманов, Роберт Мәгъсүмов, Рәнис Хисмәтуллин, Ринат Бикмурзин, кранчы Нияз Бикиев түбә ябу белән мәшгуль иде.

– Бинаны түбә астына керткәннән соң төзелешне көннәр җылынганчыга кадәр туктатып торабыз, – диделәр төзүчеләр. – Аннан эчке эшләрне башкарабыз. Июль аена тапшырырга исәплибез.

Гөлсинә Зәкиева   Автор фотосы

http://arskmedia.ru/2018/02/20/urta-biraza-klublyi-bulachak/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение