Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Алар бар да җиңүче
Район буйлап “хәрәкәт” иткән “Ир солтаны” бәйгесе ахырына якынлашты. Соңгысы узган атнада Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә үтте. Анда Иске Чүриле, Яңасала, Арча станциясе, Күпербаш, Айван, Кәчедән чын ир солтаннары булган ир-егетләр “бил алышты”.
Дөресрәге, тормыш дәверендә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашты, үзләштергән һөнәрләре белән таныштырды. Жюри әгъзасы буларак авыл җирлекләрендә үткән бәйгеләрнең һәрберсендә катнашырга, бәяләр дә куярга туры килде. Бәя дигәннән, бу затларга ул бер – бик зур плюс белән бишле!
Һәрвакыттагыча бу көнне чыгыш ясаганнар да мең дә бер төрле һөнәргә ия булулары белән хәйран калдырдылар. Арча станциясе, Чәчәкле урамында яшәүче Сәүбән Мифтаховны белә идем инде. Аның турында язып та чыктым. 83 яшьлек Сәүбән абый бүген дә агачтан могҗизалар тудыра. Аның үз куллары белән ясап чыккан йорты әкияттәгедәй матур, зәвыклы, затлы. Бакчасында нинди генә җиләк–җимеш агачлары үсми. Хәтта сакурага кадәр бар. Остаханәсенә керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Агачтан ниләр генә ясамый ул. Куна такталары, уклаулар, пилмән, манты ясау өчен җайланмалар… Санап бетереп тә булмый. Өендә ул ясаган җиһазлар хушыңны алырлык. Стенадагы рәсемнәр дә Сәүбән абый хезмәте. Кулларыңнан куанып, үзең кебек үк тырыш хатының Венера апа белән тигезлектә тагын күп еллар (быел бергә гомер итүләренә 60 ел була) яшә.
Айваннан Илдар Ибраев “Татавтодор” оешмасында мастер булып эшли. Өендә дә бер минут тик тормый ул. “Солтаным, дип яшәгән хатының, әти диеп торган балаларың, яраткан эшең булса, ир солтаны булуның бернинди кыенлыгы юк”, – ди. Хатыны Резеда белән сәхнәне дер селкетеп биеде дә әле.
– Кулыннан килмәгән эше юк аның, – ди Резеда. – Бакчадагы беседка, гөлләр куя торган җайланмалар, урындыклар, өстәлләр – бар да аның хезмәте. Үзе дә бик пөхтә, башкалардан да шуны таләп итә. Бик ярдәмчел дә.
Илдарның эретеп ябыштыру өчен аппараты да, столяр станогы да бар. Мотоблокка арба, суканы да үзе ясаган.
– Туры юл күрсәтүче маякларым – әти белән әниемә рәхмәтлемен. Тормышым түгәрәк, ике кызыбыз бар. Гөрләп яшисе дә яшисе, – дип башлады сүзен Кәчедән Мәгъсүм Нуриев.
Мәктәптән соң педагогика училищесын тәмамлый ул. Хәзер үзе мәктәптә мактаулы укытучы. Педагог универсал кеше ул. Мәгъсүм дә искәрмә түгел. Укыта да, балалар белән төрле чаралар да үткәрә, шуның өстенә пай җирләрен эшкәртеп, печән үстерә, шул печән чабудан үзенә ләззәт ала. Умарталары да бар. Хатыны өйдә югында сыер саварга да күп сорап тормый. Спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба. Укытучы кешене бераз хыялый була, диләр. Илдар сәхнәдә дә хыял дөньясында гизеп алды, балаларны җыеп, аларга әкият сөйләде. Бик матур күренеш килеп чыкты.
Күпербаштан Искәндәр Сафин турында авылдашлары да, әнисе дә, туганнары, дуслары, балалары да бик җылы сүзләр ишеттерде. “Куллары алтын, күңеле киң аның. Нинди кыенлык булса да, ул ярдәмгә килә, бәйрәмнәрдә котламый калмый”, – диделәр алар. Чыннан да, алтын куллы кеше икән Искәндәр. Кирпеч тә сала, тимер эшен дә белә, аны бөгеп нинди генә фигуралар ясамый. Капка–коймалары, агач һәм тимердән эскәмияләре, теплицалары – сокланырлык. “Өйдә камин ясап куйдым. Шуның каршына утырып ял итәргә яратабыз”, – ди Искәндәр.
Сәхнәгә Әлмәндәр карт образында чыккач, Шәүкәт Вәлишинның моның белән ни әйтергә теләвен аңларга тырыштым. Һәм төшендем: ул да Әлмәндәр карт кебек тынгысыз җан икән бит.
Ташкичү егетен Иске Чүрилегә язмыш китергән. Мәктәптә укыта, балалар бакчасында музыка дәресләрен алып бара ул. Әмма моның белән генә тынычлана торган кешеме соң Шәүкәт? Әтисе кебек менә дигән балта остасы икән бит. “Тайга” пилорамасы алган, әтисеннән калган 30 еллык станогы бар. Такталарны телеп, умарта оялары ясый. 1990 елларда ук умарта тота башлый. “Бу минем хобби. Үзем һәм туганнарым өчен бал булыр дип тотам”, – ди. Пай җиренә печән чәчә, тракторы бар, җәен дә, кышын да эшкә ярый. Шиномонтаж ачкан. Бу безгә билгеле булган һөнәрләре генә әле. Аннан Шәүкәт бик матур җырлый, гармунда уйный, шигырьләр яза. Бәйгедә дә тамашачыларга яраткан җырын бүләк итте.
Яңасаладан Рөстәм Касыймов та күп төрле һөнәр иясе булып чыкты. Төп нигездә яши. Хатыны Гөлназ белән өч бала үстерәләр. Авылда иген игә, берничә ел кыр батыры исемен алган. Терлекләр, сарыклар асрыйлар. Тимер эшләренә дә оста, элекке чакларны искә төшереп, заманча итеп уфалла арбасы ясап куйган. Кыскасы, терлекче дә, монтажчы, эретеп ябыштыручы, төзүче дә, артист, юмор остасы да икән Рөстәм. Умарталар да тота. Спорт белән шөгыльләнә. Сабантуйларда көрәшеп, батыр исемен яулый, ат чабышларында катнаша. Сәхнәгә чыгарга, спектакльләрдә уйнарга, җырларга да вакыт таба. Бәйгедә дә хатыны Гөлназ белән җырлап тамашачы алкышларына лаек булды.
Бәйгеләр барышында менә шундый берсеннән–берсе затлы 44 ир солтаны белән танышырга туры килде. Алар барысы да җиңүчеләр. Алар барысы да мактауга лаек. Үзләре белән танышасыгыз килсә, 23 февраль көнне Арча Мәдәният йортына килегез.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/02/21/alar-bar-da-i-che/