События

Арчага Фәрит Мөхәммәтшин килде 22.02.2018

Арчага Фәрит Мөхәммәтшин килде

21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Фәрит Мөхәммәтшин Арча шәһәрендә яңа төзелгән 6нчы урта мәктәптә булды.

Ул Арча район Советының чираттагы 22нче хисап утырышында катнашты.

Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат  Нуриев 2017 елда  башкарылган эшләр, 2018 елга бурычлар турында хисап ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында арчалар 2017 елда алга таба адым ясадылар, авыл хуҗалыгы  күрсәткечләре дә начар түгел, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта районның мөмкинлекләре зур, алардан  тулырак файдаланырга кирәк икәнлеген дә ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.



http://arskmedia.ru/2018/02/22/farit-m-hammatshin-archada-fotoreportazh/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение