События

Казанда якташларыбыз Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды 27.02.2018

Казанда якташларыбыз Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды

К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе булып узды.

“Җыр бәйрәме” дип аталган кичә, әлеге парның 70 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылды. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җырчы Рабига Сибгатуллина белән сөйләште. “Аллага шөкер җырчы буларак миңа баянчы эзләп йөрисе булмады, — ди Рабига Сибгатуллина. —  Яңа җыр өйрәнәсе булганда да, янымда гел Фәрит иде. Сәхнәдә 1971 елдан бирле бит инде. Безне Фәрит белән сәхнә кавыштырды. Аны Габдулла Рәхимкуловка баянчы итеп җибәрделәр. Ә мин шул бригадада эшли идем. Бергә гастрольләргә йөргәндә, дуслашып киттек. Ул вакытта гомерлек ярым булыр дигән уй башыма да килмәгән иде. Нечкә күңелле кеше булса да, төчеләнә торган гадәте юк. Гомер буе мәхәббәт җырлары язды. Ник шунда берәрсен “Мә, Рабига, бусын сиңа атап яздым, җырла!” дигәне дә булмады. Хәзер инде азрак картаебрак та киттек. Сәламәтлек бик кирәк нәрсә. Әлеге концерт алдыннан да хастаханәдә дәваланып алдык. Шулай да Фәрит концертны үзе оештырып чыкты. Шуның өстенә күп кенә яңа җырлар иҗат итте. Ә бүген мин аның яшь чагымнан яратып башкарган дүрт җырын башкарачакмын”.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

“Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән, ди сәнгать белгечләре. — Анда — нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй-сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый — аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г.Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады. Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана”.

Бәйрәм концертын Рабига Сибгатуллина Фәрит Хатыйповның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Шулай шул” әсәре белән башлап җибәрде. Сәхнәдә һәр җырчыга Фәрит Хатыйпов, Ренат Вәлиев, синтезаторда Люция Камалова уйнады. Виртуоз музыкант Люция Камалованың төрле зурлыктагы гармуннарда уйнавын тамашачы җылы кабул итте.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән Татарстан мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Шәрипова котлады. Ул сәнгать осталарына Татарстан Президентының “Рәхмәт хатын” тапшырды.

Фәрит ага Хатыйпов Г.Тукай исемендәге татар филармониясендә 33 ел эшләгән музыкант. Филармония коллективы исеменнән бәйрәм хуҗаларын Г.Тукай исемендәге филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде. А.Фәйрахманов җитәкләгән Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы тамашачы тарафыннан кайнар алкышларга күмелде.

Сәхнәдә олы буын сәхнә осталары белән беррәттән, яшь артистларның да чыгыш ясавы, композитр Фәрит Хатыйповның җырлары халыкчан булына ишарә ясады сыман. Сәхнәдә җырлаган, шулай ук чыгыш ясаганнар Фәрит Хатыйповның чын композитор, халык күңелен тоеп иҗат итүче сәнгатькарь буларак бәяләде. “Безнең буын композиторлар арасында Риф Гатауллин, Илгиз Закиров һәм Фәрит Хатыйпов үлемсез җырлар авторы булып тарихка кереп калды, — ди Гөлзада Сафиуллина. — Хәзер инде андый композиторлар юк дәрәҗәсендә. Фәрит Хатыйпов халык күңелен тоеп иҗат итүче, талантлы композитор. Аның җырларын рәхәтләнеп башкарабыз”.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

Ф.Хатыйпов турында сәнгать осталары һәрвакыт җылы фикердә булды. Филармониядә баянчы аккомпаниатор буларак эшләү дәверендә, нинди генә әсәрне башкармасын, үзенең табигый сизгерлеге, ритмны нечкә тоемлавы, музыкальлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора иде, диләр аның хакында. Һәр җырчы башкаручының җырлау үзенчәлекләрен күздә тотып уйнаучы һәм һәрбер әсәрнең аһәңен нечкә тоемлаучы профессиональ музыкант Фәрит Хатыйпов белән барлык сәнгать осталары да бик теләп чыгыш ясыйлар. “Җыр бәйрәме”ндә катнашкан сәхнәдәш дусты Фердинад Сәләхов та Хатыйпов иҗатын югары бәяләде. Ул аны чын татарча, милли итеп иҗат итүче соңгы могиканнарның берсе, диде. Сүз уңаеннан Фердинад Сәләхов репертуарында Хатыйповның 16 җыры бар.

Фәрит абый, Рабига апаның иҗат юлына күз ташласаң, чыннан да алар гыйбрәтле сәнгать юлы узганнар. Татар дәүләт филармониясендә эшләү дәверендә элеккеге СССРның ул аяк басмаган почмагы калмаган аларның. Үз чорының данлыклы җырчылары Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Эмиль Җәләлетдинов, Таһир Якупов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка бик күп күренекле җырчылар белән бер сәхнәдә иҗат иткән алар.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: Ф.Хатыйповның көйләре спектакльләрдә дә яңгырый. Г.Камал театрында баручы “Әрем исе” (Илгиз Зәйниев) әсәрендә “Моңлану” җыры, К.Тинчурин исемендәге театрда “Бер тамчы ярату”да (Тәслимә Хәләф) “Соңгы сөю” җыры Фәрит абыйныкы.

“Мәхәббәт турында язылган барлык җырларымны да хатыным Рабигага багышлап яздым, — диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Хатыйпов. — Гәрчә аларны башка җырчылар башкарса да. Рабига минем 30 лап җырымны сәхнәгә чыгарды. Кызганыч, хәзер чын милли рухта иҗат итүче композиторлар юк дәрәҗәсендә. Ә җыр сәнгате ул халык өчен булырга тиеш. Моң белән сугарылган әсәрләрне үзгәртергә, бозарга да кирәкми, дип саныйм. Шәхсән үземнең бүгенге көндә 5 җыр китабым дөнья күрде. Аллаһы боерса, спонсор тапсам, алтынчысын да чыгарырга исәп тотам. Яңа әсәрләрем дә бер саллы җыентыкка сыешлы булды”.

Юбилярларны котларга бәйрәмгә Арча, Теләче районнарыннан да килгәннәр. Алар да данлыклы якташларына олы ихтирамнарын белдерде.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

Бәйрәм концертын Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов алып барды.Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.

Белешмә: Музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор Фәрит Хатыйпов 1948 елның 1 гыйнварында Татарстанның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Фәрит Хатыйпов 1972 елда, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, җитлеккән музыкант, баянчы буларак килә.

Ф.Хатыйповның җырларын профессиональ башкаручылар гына түгел, һәвәскәрләр дә яратып башкара. Бигрәк тә аның «Һаман яратам» (Зөлфәт шигыре), «Синең елмаюың» (Х.Туфан шигыре), «Гөлнарым» (Г.Афзал шигыре), «Авыл кызы» (Д.Хәбибуллин шигыре), «Сау бул инде» (Р.Валиев шигыре)» Җилфел-җилфер җил искәндә» (Ә.Ерикәй шигыре), «Моңлану» (Ф.Сафин шигыре), «Туган ягым Теләче» (А.Сабиров шигыре), «Миләүшә» (М.Хөсәен шигыре), «Тәрәзәңдә утың бар» (Н.Акмал шигыре), «Яңа Бүләк» (М.Миншин шигыре), «Чык юлларга» (Ф.Яруллин шигыре), «Яз җыры» (Ф.Шәфигуллин шигыре), “’Шулай шул» (Р.Миңнуллин шигыре), һ.б. җырлары аның иҗатының узенчәлекләрен билгели торган матур җырлар.

Ф.Хатыйпов «Һаман яратам» исемле үзенең 127 җырын үз эченә алган беренче җырлар җыентыгын 1998 елда бастырып чыгарды, 106 җырдан торган «Моңлану» дип аталган икенче китабы 2003 елда дөнья курде, «Парлы гашыйк» исемле 151 җырдан торганы 2008 елда чыкты, дүртенче «Синең нурың» дигән китап 100 җырдан тора; 150 җырны эченә керткән бишенче китапта Ф.Хатыйповның соңгы еллардагы иҗаты тупланган.

Ф.Хатыйпов яшь музыкантларны табу, барлау җәһәтендә, төрле мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Озак еллар буе ул Казан шәһәренең 10 нчы татар интернат мәктәбе укучыларын үз канаты астына алып хезмәттәшлек итә, төрле эчтәлектәге концерт-кичәләр оештыра. Үсеп килүче яшь буынга музыкага мәхәббәт тәрбияләнгән әлеге лекция — концертларында ул татар халык уен кораллары тарихын һәм халык иҗаты үрнәкләрен җиткерә.

1987 елда Ф.Хатыйпов Мәскәүдә узган II Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты булып, медаль белән бүләкләнде, 1994 елда «Балалар җыры — 1993-1994» конкурсында һәм 2001 елда «Татар җыры-2001» телевизион конкурсында җыр авторы буларак катнашып, лауреат исемен яулады. Музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Праздник песни» в честь 70-летия народных артистов Татарстана Р.Сибгатуллиной и Ф.Хатипова

Рабига Сибгатуллина 1948 елның 27 гыйнварында Арча районы Иске Иябаш авылында туган.

Рабига Сибгатуллина Казанга килгәч, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Композиторның киңәшенә колак салып, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 1969 елда эшкә килә. Шул ук елны Мәскәү шәһәрендә уза торган конкурста катнаша һәм төрле жанрдагы 400 башкаручы арасыннан сайлап алына. 1969 елдан 1970 елга кадәр Россиянең халык артисткасы И.П. Яунзем җитәкчелегендәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате студиясендә белем алып, халыкчан пландагы эстрада җырчысы булып өлгереп, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Рабига Сибгатуллина филармониядә башта Илһам Шакиров бригадасында, аннары Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов белән эшли. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.

Җырчының репертуар байлыгы да күпләр өчен үрнәк булырлык. «Гөлҗамал» (татар халык җыры), «Назлы гөлкәем» (Ф.Әхмәтов көе, Я.Кәрим шигыре), «Бер тауда ун чишмә» (Ә.Фәттах, С.Хәким), «Парлылар йөри көймәдә» (Р.Гатауллин), «Әйт,дускаем,әйт» (С.Садыйкова), “Кайтам инде” (С.Садыйкова көе, И. Юзеева сүз.), “Сау бул инде” (Ф.Хатыйпов көе, И. Юзеев сүз.), “Их, дускаем, кил әле” (И. Мәҗитов көе, Ә. Бикчәнтәев сүз.) һәм башка татар композиторларының әсәрләре, татар һәм башкорт халык көйләре аның репертуарында лаеклы урын алды. Ә инде иҗат һәм тормыш юлдашы Фәрит Хатыйповның көйләре аның репертуарының үзәген тәшкил итә, Ф.Хатыйпов җырчының төп аккомпаниаторы да. Ф.Хатыйповның «Моңлану» (Ф.Сафин шигыре) җырын, «Һаман яратам» (Зөлфәт), «Шулай шул» (Р.Миңнуллин), «Синең нурың» (Х.Туфан) һ.б. бик күп җырларын Р.Сибгатуллина беренче булып башкарды.

Мөршидә Кыямова

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/27/158799/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение