События

Арча мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана 29.10.2015

Арча мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана

2015 елның 2 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. Закон буенча каникуллар үткәрү вакыты турындагы карар кабул итү хокукы аерым мәктәп администрацияләре карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер үк вакытта каникул булдыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай.

Чыганак: http://trkarcha.ru/archa-m-kt-pl-rend-k-zge-kanikullar-bashlana


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение