Якташыбыз Фәрдия Сәфәргалиева иҗаты

Якташыбыз Фәрдия Сәфәргалиева иҗаты

И, гүзәл син, Арча ягы,

Тукайлы син, Туган як!

Бәшир, Ахун, Мәһдиләрне,

Илгә биргән серле як!

И, җырлы син, Арча ягы,

И, моңлы син, Туган як!

Күрешүләр хис-тойгысы

Җанны нурландырган чак.

Туган ягым җырын сузып,

Моңланалар күңелләр.

Арчаларда бәйрәм бүген,

Җырлый бүген “Егетләр”.

Бу Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның Арча “Егетләр” халык-җыр ансамбле эшчәнлегенә утыз ел тулу уңаеннан оештырылган юбилей кичәсенә үзе язган шигыре. 2001 елның 3 мартында Арча мәдәният йортында оештырылган кичәне элек ансамбльгә йөргән Данил Гыйниятов белән бергә алып бардылар.Бу юбилей концерты Кәрим Тинчурин исемендәгге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында да уздырылды. Менә шундый җаваплы концертларны, юбилей кичәләренең сценарийларын язучы һәм үзе алып та баручы Фәрдия Сәфәргалиева Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча “Егетләр” ансамбленең җитәкләгән Марсель Фәйзрахмановның һәм опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан республикасының фольклор ансамбле һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, профессор Айдар Фәйзрахмановларның бертуганы ул. 

Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында районыбызның Урта Бирәзә авылынды туа. 1960-1964 елларда үз авылларында башлангыч белем ала. 1964-1970 елларда Арчаның В.Ежков исемендәге 1 нче номерлы урта мәктәбен тәмамлый. Ул 1972-1976 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый. Язмышы Фәрдияне озак вакытлар туган җирдән еракта, читтә йортә. Институтны тәмамлаган кыз, Ульяновскида яши, егерме елга якын урыс мәктәпләрендә математика укыта. Әмма Фәрдия үзенең ике кызына да туган телдә тәрбия бирә, татар теле түгәрәкләре оештыра, борынгы Семберебез төбәгендә узган конкурсларда катнаша, беренче шигырьләрен яза. Ул үзенең шигырьләрендә туган якны сагыну хисенең хәтта канга, җанга күчүен тасвирларга матур чаралар, сүзләр таба.

Фәрдия Сәфәргалиева Казанга кайтып Казан Дәүләт мәдәният институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлагач 1992-1998 елларда Милли-мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе, Б.Урманче музее директоры, 1998-2004 елларда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә режиссёр, директор урынбасары, 2005-2011 елларда Г.Кариев исемендәге татар дәүләт “Яшь тамашачы” театрында бүлек мөдире, 2012 елдан Татарстан Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2003 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була..

Фәрдия күңеле тарткан чын сәнгать дөньясында кайный, үз халкыбызга хезмәт итә, туган телебезне саклауга зур өлеш кертә. Ул Республикакүләм үтә торган мәдәни чараларның, күренекле сәнгать эшлеклеләренең юбилейларын үткәрү өчен кызыклы сценарийлар язуын һәм үзе үк сәхнәгә куюны дәвам итә. Якташыбыз кемнәр белән генә аралашмый, кемнәргә генә ярдәм итми, шуңа күрә дә аны һәркем хөрмәт итә. Ул шигырьләр язуын дәвам итеп, хисләрен шигырь юлларына күчерә. Аның 2010 елда “Елларымны югалтма” шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шагыйрь Рәдиф Гаташ китапка кереш сүзендә:” Чын шагыйрә, хәтта үзе дә сизмичәдер, ниндидер бер җан сафлыгы, көрлеге белән шәрран — яра, ачыла ала, кичерешләрдә әллә нинди төсмерләр, халәтләр белән сискәндерә һәм шуны тасвирларга көтелмәгән, әмма табигый сүз-сүрәтләр дә таба ала. Шунда ук яшәү, дөнья, җир, гомер фәлсәфәсе, сөю, сагыну тудырган хыял иле, өр-яңа тоелган шигърият, хиссият…”, — дип язды.

Якташыбыз Фәрдия Сәфәргалиева безнең музей белән даими элемтәдә тора. Туганнарының тормыш юллары, иҗатлары белән бәйле материаллар табуда ярдәм итә. Ул бу көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үтә. Без аңа ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://archamuzei.ru/tt/yaktashyibyiz-f-rdiya-s-f-rgalieva-i-atyi/

    

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша Май 2018.jpg