События

Арчадан Фаяз Зарипов республика чемпионы булды 08.03.2018

Арчадан Фаяз Зарипов республика чемпионы булды

2-3 мартта Биектау районында билбау көрәше буенча республика беренчелеге узды. Ярышта 18-20 яшьлек егетләр көч сынашты. Әлеге бәйгедә Наласа егете Фаяз Зарипов көндәшен зур өстенлек белән отып, 90 кг үлчәүдә республика чемпионы исеменә лаек булды. Ул Россия чемпионатында катнашу хокукын да яулады. Фаязны зур җиңүе белән тәбрик итәбез!

Наласа көрәшчеләре данын саклауга озак еллар хезмәт итүче тренер Лотфуллин Таһир Әхмәт улын да сәләтле шәкертенең чираттагы зур уңышы белән котлыйбыз.

Бу ярышта Иске Масра авылыннан, педагогика көллияте студенты Нәсим Габидуллин да уңышка иреште — ул бронза медальгә ия булды. Тренеры Фәнис Зариповны да тәбрик итәбез.

Арча районы көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев.

http://arskmedia.ru/2018/03/06/archadan-fayaz-zaripov-respublika-chempionyi-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение