События

Арча районы көрәшчеләре Россия беренчелегендә катнашырга юллама алды 07.03.2018

Арча районы көрәшчеләре Россия беренчелегендә катнашырга юллама алды

28 февральдән 2 мартка кадәр Мамадыш районының Түбән Ошма авылы спорткомплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарстан беренчелеге булды. Бил алышырга барлык Татарстаннан 41 команда составында 300 ләп көрәшче җыелган иде.

Ярышларда «Арча» спорт мәктәбе командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Шурабаштан Хадиев Айзат һәм Арча педагогия көллияте студенты Каримуллин Булат үз үлчәү авырлыкларында чемпион булдылар һәм Россия беренчелегендә катнашырга юллама алдылар. Хамзин Азат (АПК) 6 нчы урында. Гомуми исәп буенча Арча районы командасы 8 нче урынны алды. Команда составында шулай ук Галяутдинов Инсаф (АПК), Рамазанов Илнур (Курса-Почмак мәктәбе, тренеры Ахмадеев М.Г.), Гаптелбаров Инсаф (АПК), Вилданов Фазыл (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.), Сулейманов Данир (Арча), Файзрахманов Ранис (АГТТ) та бар иде. Команданың тренеры Зарипов Ф.В.




http://arskmedia.ru/2018/03/06/archa-rayonyi-k-rashchelare-rossiya-berenchelegenda-katnashyirga-yull...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение