События

Арча укытучылары семинарда язучы Рәфикъ Юнысның иҗаты белән якыннан танышты 06.03.2018

Арча укытучылары семинарда язучы Рәфикъ Юнысның иҗаты белән якыннан танышты

Кәче төп гомуми белем мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен камилләштерү” темасына район туган тел һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.

I категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Энҗе Госман кызы 3 нче класста Әдәби уку фәненнән Ф.Яруллинның ”Тылсымлы ачкыч” әкияте буенча һәм I категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы 7нче класста Әдәбият фәненнән Габделхәй Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясе буенча ачык дәресләр күрсәттеләр.

Арча районы туган тел һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре Әүһәдиева Миләүшә Рашитовна, Мифтахова Гөлчәчәк Әсхәтовна һәм Арча районы Мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы тарафыннан югары бәя бирелде. Дәресләр ФГОС таләпләренә туры китереп, методик яктан дөрес төзелгән, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмиятле булдылар.

“Тагын кайттым…” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде. Туган тел һәм әдәбияты укытучылары шагыйрь, журналист, публицист , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый бүләге иясе, шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Юнысов Рәфикъ Юныс улының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Кичә җыр, бию, котлаулар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Юбилярның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәдә шулай ук Арча районының Казан арты тарихи-этнографик музее директоры урынбасары Гарипов Ш.З. катнашты һәм юбилярны котлап, аның иҗаты турында фикерләрен җиткерде. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.


http://arskmedia.ru/2018/03/06/archa-ukyituchyilaryi-seminarda-yazuchyi-rafik-yunyisnyi-i-atyi-belan...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение