События

Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра! 12.03.2018

Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра!

Арча якташлыгы 6 нчы апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Арчалылар кыздыра" дип исемләнгән зур концерт–тамаша оештыра. Бары бер генә көн!

Сәхнәгә безнең Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә катнаша. Аерым алганда, концертта Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Айдар Фәйзрахманов, Гөлзада Сафиуллина, Нурзадә, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов, Фәрит Низамиев, «Кызлы йорт», Вәис Бәйрәмов, Фердинанд Фәтхи, Лилия Хәмитова, Люция Мусина, Лилия Муллагалиева, Ришат Әхмәдуллин, Арча үзешчәннәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Рәхим итегез! Килми калмагыз, бик күңелле булачак!

Башлана 18.30 сәгатьтә.

☎ Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 238-56-17


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение