События

Арча кызлары «Арча гүзәле» исеме өчен көч сынашты 14.03.2018

Арча кызлары «Арча гүзәле» исеме өчен көч сынашты

7 мартта Арчаның Мәдәният йортында «Арча гүзәле 2018» исеме өчен бәйге узды. Районыбызның һәм шәһәребезнең берсеннән-берсе чибәр 7 кызы шушы исем өчен көч сынашты.

Кызлар җыр-моңга осталыкларын, сылулыкларын, булганлыкларын күрсәтү белән беррәттән, сәясәт темасына кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты. Конкурсантларны һәм тамашачыларны котлап, эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, арчабызның һәвәскәрләре Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Данис Гайфуллин дәртле җырлар бүләк итеп, кичәне тагын да ямьләде.

Кызлар һәммәсе үз номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләрнең исемнәре һәмбәйгенең барышы турындагы язма белән «Арча хәбәрләре» газетасының җомга саныннан укып белә аласыз.





http://arskmedia.ru/2018/03/14/archa-kyizlaryi-archa-g-zale-iseme-chen-k-ch-syinashtyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение