События

Сорнар китапханәсендә күңелле очрашу узды 16.03.2018

Сорнар китапханәсендә күңелле очрашу узды

Элек тə əнилəребез, əбилəребез, буй җиткəн кызлар бергə җыелып кич утырганнар.

Бу кичлəрдə алар тегү-чигү, бəйлəү кебек кул эшлəре тотып кына калмаганнар. Халкыбызның матур җырларын көйлəгəннəр, бəетлəр чыгарганнар, хəл-əхвəл белешкəннəр. Шулай кайгы — шатлыкларын бүлешеп, моң-зарларын түгеп, бер-берсенэ терəк булганнар. Самовардан мəтрүшкəле хуш исле чəй, тəмле бəлеш кич утыруларны тагын да ямьлəндергəн.

Язның иң якты кояшлы 8 март бəйрəме алдыннан Сорнар авыл китапханəсе мөдире Рамилə Ибраһимова бу матур йоланы искə алып хатын-кызларыбыз өчен очрашу оештырды. Аның тагын бер күңелле сəбəбе бар иде — укучыларны авылдашыбыз, фельдшер Ибраһимова Җəмилə Рəис кызының ижаты белəн таныштыру. Əйе, əйе, нəкъ менə иҗаты белəн. Барыбыз да Җəмилəнең белемле , тырыш фельдшер итеп белəбез инде. Аның кичектергесез беренче ярдəм күрсəтүен дə кирəк чакта тиешле дəва таба белүен дə бəбилəрдəн башлап, əби-бабайларга кадəр көн дə тоеп яшибез. Зур фельдшер сумкасын күтəреп , ачык йөзе белəн өч авылның да урамнарын яктыртып , көн дə үзен зарыгып көткəн авырулар янына ашыга ул. Мондый зур хезмəтне авырсынмыйча , мəрхəмəтле йөрəк белəн башкару — үзе зур батырлык ул!

Бүген исə күплəр аны шагыйрə буларак та ачтылар.

… Мəктəп елларында ук шигырь яза башлаган ул Кукмара районы Түбəн Арбаш авылы кызы Җəмилə. Туган якның таулы — болынлы гүзəл табигате дə, Əнилəр, үсмерлəр темасы да яп-яшь кызчыкнының иҗатында чагылыш таба. Эле матур əкиятлəр дə язарга ярата. Нинди темага алынса да, иҗатында тормыш матурлыгын күрə белүе белəн дə, яшəешкə өлкəннəрчə тирəн мəгънə салып уйланулары белəн дə җəлеп итə ул “Ялкын” җурналында эшлүчелəрне.. Һəм Җəмилəнең иҗат җимешлəре. бер-бер артлы җурнал битлəрендə басыла.. Иҗаты өметле кызны төрле — төрле иҗади конкурсларда катнашырга чакыралар, анда да Җəмилə җиңүлəр яулый. Яшь кызны алда иҗат тулы гомер көтə кебек. Тик 8 нче классны тəмамлагач ул Алабуга медицина училищесына укырга керə. Ə ике елдан, 2 нче курсны тəмамлаган Җəмилəгə “Ялкын” җурналыннан хат килə. Ул чактагы редактор шагыйрь Разил Вəлив актив хəбəрчене Казан дəүлəт университетының җурналистика факультетына конкурстан тыш укырга керергə чакыру җибəргəн! Тик кыз сайлаган юлын ташламый инде… Ə язуын ул гомере буе яза! Мəктəбе — тормыш үзе була аның.. Гомере буе кешелəр арасында эшлəгəч, гыйбрəтле хəллəре дə, кызыклы геройлары да җитəрлек. Аларны “бары тик” уйларың, йөрəк хислəрең аша уздырып, туган телебезнең энҗедәй матур сүзлəре аша бер калыбка салып бүтəннəргə дə җиткерергз кирəк. Халкыбызның милли ризыклары белəн сыйлы өстəл артында өч авылның олысы- кечесе җыйналган. Һəркем тын калып шигъри дөньяга чумган…. Бер караганда гади генə шаян шигырь кебек , ə төбендə нинди тирзн тормыш фəлсəфəсе ята.! “ Бу җирдəге кыска гына гомеребезне ничек уздырабыз? Уйлан, Кеше ! — “ дия кебек алар.

Бəйрəм мəҗлесе халкыбызның төрле елларда яратып җырлаган матур көйлəре белəн үрелеп барды. Аларны безгə Урнəк бистəсеннəн килгəн кунак Фаил Шəвəлиев бүлəк итте. Фаилнең баянына кушылып җырлаган искиткеч моңлы җырлары “онытмагыз безне дə” дип күңеллəрне кабат яулады. Ə бергəлəшеп башкарган матур җырлар, такмаклар күңелне күтəрде.

Сизелмичə дə үткəн бу кичə ахырына якынлашты. Арабызда авылдашлары бүлəк иткəн чəчəклəр кебек балкып утырган Җəмилəгə карап уйлап куйдым: “Үкенми микəн ул кайчандыр университетка укырга дип килгəн чакыруны кабул итмəгəнгə ? “Юктыр, мөгаен! Чөнки хезмəтең белəн кешелəрнең тəннəрен, якты иҗатың белəн аларның җаннарын да дəвалый белү — ул икелəтə бəхеттер əле!

Фото авторы һәм текст авторы Сорнар авылы китапхансе мөдире Ибрагимова Рамилә Фаат кызы


http://arskmedia.ru/2018/03/16/sornar-kitaphanasenda-k-elle-ochrashu-uzdyi/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение