События

«Кар мотоциклын кызык өчен ясадым» 24.03.2018

«Кар мотоциклын кызык өчен ясадым»

Арча районы Наласа авылында яшәүче Фоат Гарипов, “Урал”ын үзгәртеп, менә шундый кар мотоциклы ясаган. Күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен, аңа ике ай чамасы тимер-томыр арасында казынырга туры килгән. 

— Кечкенәдән үк карда батмый торган техника ясап карау теләге белән яндым, — дип сөйләде Фоат. — Ниһаять, узган елның җәендә тәвәккәлләдем. Иске “Урал” мотоциклы сатып алып, аның арткы өлешен сүтеп атып, арба беркетеп, зур тәгәрмәчләр куйдым. Интернетта аны ничек ясап булуы турында мәгълүмат бар, әмма үземчә эшләдем, әтием Азат киңәшләренә дә таяндым. Тәгәрмәчләре — трактор арбасыныкы, шуның камераларын нык итеп кабартып, дискка каеш кисәкләре белән беркеттем. Артка кую өчен кечкенә арба үзебездә бар иде, аны күчәренә тоташтырдым.
Фоат бу “матай”ны авылда, сала читендә йөреп кайту өчен куллануын әйтте. Казанда төзелештә эшләгәч, аның белән җилдерергә бик вакыты юк. “Кызык өчен ясадым, булырмы икән, дип үземне сыныйсым килде”, — диде ул.

Ирек мәйданы


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение