События

Булат — Россия чемпионы! 20.03.2018

Булат — Россия чемпионы!

Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды.Бу ярышларда Татарстан данын яклап «Арча» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр дә бил алышты. Моңа кадәр алар Татарстан беренчелегендә үз үлчәү авырлыкларында 1 нче урынны яулаган иделәр. 2002-2003 нче елгы егетләр арасында 75 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Урта Курса мәктәбе укучысы Нурисламов Раниф чемпион булды (тренеры Ахмадеев Марат Гусманович). 2000-2001 нче елгы егетләр арасында 90 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Арча педагогия көллияте студенты Каримуллин Булат шулай ук Россия чемпионы, ә Шурабаш егете Хадиев Айзат (80 кг) өченче призер. Егетләрнең тренеры Зарипов Фәнис Василович. Егетләрне бу зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.

http://arskmedia.ru/2018/03/19/bulat-rossiya-chempionyi/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение