События

Буыннар чылбыры өзелмәсен, үткәннәр онытылмасын! 22.03.2018

Буыннар чылбыры өзелмәсен, үткәннәр онытылмасын!

Бу  дөньяда  яшәүче  һәркем  үзенең  гаиләсенең,белем  биргән  мәктәбенең,туган  һәм  яшәгән  җиренең  тарихын,тамырларын  һәм  туганнарын  белергә   тиеш.

Нәкъ  менә  шундый  максатны  алга  куеп  язган  үзенең  “Гомер   тәгәрмәчләре “  исемле  китабын  Насыйбуллина  Рузалия  Ибраһим  кызы.

Үзе  дә  шул  гомер  тәгәрмәчендә  бертуктаусыз  “тәгәрәп “,иҗат  дөньясына бар  булганы  белән  “чумып “  яшәүче  Рузалия  апабызның  бераз  гына  буш  вакыты  булуын  белеп  алдык  та  үзебезнең  Өчиле  авыл  клубына  өчрашуга дәштек. Зур  түземсезлек  белән  көттеләр  әлеге  очрашуны  язучының  якташлары – Иске —  Йорт  авылы  халкы  һәм  Өчилеләр.

Китапханәче  буларак   горурланып  әйтә  алам,  яратып,  кызыксынып,таң калып,  кулдан —  кулга  йөртеп укыдылар әлеге китапны.Ә  инде  авторның  үзе  белән  очрашкач  һәркем  үзен  кызыксындырган   сорауга  җавап    алып  калырга  тырышты.Әйтеп  бетергесез  җылы  очрашу  булды  ул.

Рузалия  ападагы   сәләткә,  энергиягә   сокланып  туймаслык.Булганнан  бар  да  була  шул. Менә   ул  җитәкләгән  “Өммегөлсем”  ансамбленә   дә  быел 10 ел  булган.  Әле  күптән  түгел  генә   “Ел  хатын –кызы —  2018 “  бәйгесендә катнашып  җиңү  яулаган.  Ул  ярышта  “Өммегөлсем”  ансамбле  дә  булышты   җиңү  яуларга   дип  сокланып  сөйләде  ул. Шуны исбатлап, гармунга кушылып үзе дә моңлы җыр башкарды.

Бар  булганы  өстенә  Рузалия  апабыз  әле  бик  юмарт  та   шәхес  икән. Хәтта   әлеге  очрашу  кичәсенә  дә  буш  кул  белән  килмәгән,  күчтәнәч  итеп ике  җырчы  да  алып  килгән.Ташкичү  авылының   моңлы  сандугачлары-Тәнзилә  Вәлиева  һәм  Илдус  Хәмидуллин    бәйрәм  кичәбезне  тагын  да  ямьләндереп  җибәрделәр. Халидә  апа  Вафина,  Айгөл  һәм  Айсинә Камаловаларның,Рүзәл  Вәлиевнең  җырлауларын, ә Раилә   Минһаҗеваның тыпырдап  биюен  авылыбыз   халкы  да,килгән  кунаклар  көчле  алкышларга  күмделәр.Чиканас   авылы  мәдәният  йорты     җитәкчесе  Әһлиуллин  Вагыйзь абыйның  моңлы  итеп  гармунда   уйнавы,ә  инде  Фәридә  һәм  Гөлия  апаларның  шул  гармунга  кушылып  җырлаулары   моң  өстенә  моң  булды.

Гомумән  бик  эчтәлекле  һәм  һәммәбез  өчен  дә  кирәкле  очрашу  булды. Яңа  Кырлай  авыл   җирлеге  башлыгы  урынбасары,шулай  ук  Иске –Йорт   егете,әле тагын  Рузалия  апаның  күршесе  Шаяхметов  Радик  Равил  улы да  якташына  изге  теләкләрен  белдерде,күңелле  вакыйгаларны  искә  алып  үтте.Әлеге  кичәне  оештыруда  ярдәм  иткән    Дилбәр  Зыятовага, Өчиле  авыл клубы  мөдире  Лилия  Минһаҗевага  да  олы  рәхмәтемне  белдерәм.

Нинди   генә  чара  үткәрсәк  тә  Фәрхәт абый  Зыятовтан  башка  үтми  алар. Бу  очрашу да   ул  Рузалия  апай  белән  коллегалар  буларак  “гәпләште”.   Вакыт   табып  безнең  белән   очрашуга  килгән  Рузалия  Ибраһим  кызына, аның   гаиләсенә  рәхмәтләрем  чиксез.Һәммәбез дә исән –имин  булып  кабат очрашулар  насыйп  булса  иде.Үткәннәрне  хәтердә  яңартып,игелекле   генә эшләр  кылып  яшик, дуслар!

Айсылу     Камалова.

Өчиле  авыл  китапханәчесе




http://arskmedia.ru/2018/03/19/buyinnar-chyilbyiryi-zelmasen-tkannar-onyityilmasyin/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение