События

Арча районының “Кызыл китабы”на кергән табигый һәйкәлләре турында сөйләделәр 25.03.2018

Арча районының “Кызыл китабы”на кергән табигый һәйкәлләре турында сөйләделәр

22 март – Бөтендөнья су ресурслары көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә 2 нче номерлы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Су – тормыш һәм сәламәтлек чыганагы» исемле экологик дәрес узды. Укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасының биологик ресурслар дәүләт комитетына караган “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Абдрахманова Г.И. һәм Әхмәтҗанов Р.З. чакырылды.

Алар Арча районының “Кызыл китабы”на кергән табигый һәйкәлләр турында сөйләделәр һәм “Ашыт” заказнигының эшчәнлеге белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Алып баручы су ресурслары, әйләнә-тирә мөхит һәм кеше организмы өчен аның әһәмияте турында файдалы мәгълүмат бирде, йомгаклау өлешендә викторина уздырды.






http://arskmedia.ru/2018/03/23/archa-rayonyinyi-kyizyil-kitabyi-na-kergan-tabigyiy-aykallare-turyind...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение