События

Алучысын табу кыенрак 28.03.2018

Алучысын табу кыенрак

Ашытбашта бул да, Рәис Шәкүровны күрми ничек китәсең инде? “Кыярлар өлгерде, карап кит!” – дип шалтыраткан да иде әле. Аның бүген Арчада сәүдә итә торган көне, сәгать бергә кайтып җитәм, дигән иде – минуты минутка туры килә язды.

– Бик төгәл кеше син, – дим.

– Төгәллек дигәннән, бервакыт сыер бозауларга тиеш иде, үземнең китәсем бар. Улым, сәгать тугызда бозаулый сыер, күз–колак була күр, дидем. Кайткач әйтә, әти, син аның ул вакытта бозаулыйсын каян белдең, ди. Тормыш өйрәтә ул. Әйдә, башта чәй эчеп чыгыйк, аннары теплицаны карарбыз.

Хатыны Ания тәмле өчпочмаклар пешергән. Тамак та ачкан иде, телне йота яздым.

– Теге тонна ярым үгез итеннән пешерелгән, бик тәмле аның ите, – диде Рәис.

Ачык кешеләр янында бар ризык та тәмле. Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева Ания ханым турында: “Көчле математика укытучысы иде, минем кызым да шунда укыды”, – дигән иде. Россия бүләкләре алган педагог ул.

– Минем заманында колхоз рәисе буласы килгән иде, – дип дәвам итте Рәис  хуҗалыкны карап йөргәндә. – Анысы булмады, аның каравы безнең хуҗалык хәзер үзе колхоз кебек инде, бары тик дуңгызлар гына юк. Мин аның рәисе, хатын, балалар – идарә әгъзалары. Кичен җыелып киңәшәбез, иртәгә нәрсә эшләсен планлаштырабыз.

Планлаштырырлык эшләре күп. Абзарлар тулы мал, кош–корт, быел тагын бер теплицалары артты, март башында кыярлары өлгерде. “Теплицада чиратлап дежур торабыз, температураны төшерергә ярамый, өч сәгать саен мичкә утын өстәп торырга кирәк”, – ди хуҗа кеше.

Әле бит умарталар да бар. Үстергән, булдырган әйберне урнаштырырга да кирәк.

– Умартачыларның теләге – балны тоташ урнаштырып, акчасын шунда ук ала торган урын булсын иде, – ди Рәис Шәкүров. – Арзангарак кабул итсәләр дә беркем әйбер әйтмәс иде.

– Соңгы вакытта кооперативлар төзүгә ныклап тотындылар , – дим. – Безнең районда да булачак алар.

Әлеге сүзләремне ныгыту өчен Арчага кайткач район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов янына кердем.

– 2018 елда районда 6 кооператив төзеләчәк, – диде ул. – Киләчәктә һәм авыл җирлегендә кимендә берәр кооператив булдыру бурычы куелды. Шушы көннәрдә район башлыгы катнашында әлеге темага  багышланган киңәшмә  үткәрелде.

Кооперативлар нигездә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән  шөгыльләнер, дип уйланыла. Шушмабаш эшмәкәрләре, мәсәлән, кәҗә сөтеннән сыр ясарга хыяллана. Әлеге тәкъдимне район башлыгы Илшат Нуриев та хуплады. Иске Чүриледә мондый мисал бар инде.

Кайбер авыл җирлекләрендә берничә сөт җыючы бар, алар берләшеп кооператив төзи ала. Җиһазлар сатып алып, сөт эшкәртүне оештырырга мөмкин.

Ит эшкәртеп колбаса, пилмән, котлет ясау цехлары ачырга була. Бал белән эшләүче кооператив та булмый калмас, чөнки безнең район умарталар саны буенча республикада икенче урында.

Районда “Арскэкопродукт” дип аталган кооператив (җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев) эшли башлаган инде. Әлегә анда 8 пайчы кергән. Бу турыда аерым язарбыз әле.

Дәүләт кооператив төзергә алынучыларга 70 млн. сумга кадәр грант бирә. Кооперативлар  уңышлы эшләп китсә, районда эшмәкәрләр күпкә артачак.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/03/25/aluchyisyin-tabu-kyienrak/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение