События

Айванда искитмәле кешеләр яши 29.03.2018

Айванда искитмәле кешеләр яши

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин Айван авылына барып килергә тәкъдим итте.

– Анда күп итеп терлек асраучылар, фермерлык эшенә ныклап алынучылар бар, – диде ул. – Зөлфәт Нурмөхәммәтов, Таһир Вәлиев, Фидаил Шакиров, Светлана Гәрәева, Гөлзилә Миннуллина, Ришат Шәмсетдинов шундыйлардан. Менә Миннуллиннарны гына алыйк, уллары Рәфыйк Казандагы акчалы эшен калдырып чын фермерга әверелде.

Гомерен мәдәнияткә багышлаган, авылдагы бөтен чараларда башлап йөрүче Гөлзилә Миннулинаны күптән беләм. Ә менә Марат Абдуллин сөйләгәннәр минем өчен яңалык иде.

Айван авылы быел карга аеруча бай. Машина тоннельдән барган кебек, юлны ничек болай ача алганнар, дип гаҗәпләнеп тә куйдык. Хуҗа кеше Рәфкать Миннуллин безне капка төбендә каршы алды. Йорт–җир таза,  хуҗаның кем икәнлеге капка төбеннән билгеле, диләр бит. “Менә монда атлар, монысында сыер, таналар, болары үгезләр”, – дип таныштыра бара Рәфкать.

Ул арада хатыны Гөлзилә, уллары Рәфыйк, кызлары Айзилә дә чыгып җитте.

– Безнең атларның һәркайсының иясе бар, – ди Гөлзилә ханым елмаеп. – Менә монысы Айзиләнеке, ул 11 яшьтә район Сабантуенда ат ярышында катнашты (ул бантиклы кызны күпләр хәтерли әле). Абыйсы Рәфыйк 7 яшьтән атлар янында иде инде. Айзилә бездән качып өйрәнгән, Сабантуйга ярышка барам дигәч кенә белдек. Сигезенче сыйныфны бетергәч Казанга ипподромга чакырдылар әле аны, берүзенә өч ат биргәннәр.

Атлар гына түгел, һәркайсына техника да бүленгән аларның. Рәфыйкның комбайны, тракторы, машиналары бар. Хатыны белән бер ел Казанга мотоцикл белән эшкә барып йөргәннәр. “Бөкеләр дә комачауламый, җайлы транспорт”, – ди ул. Тарантас, кошевка чана сатып алган. Бу вакытларында кышын атка кошевка, җәен тарантас җигеп урамнардан уза. Атларга да күнегү, кешеләр өчен дә күңелле.

– Менә монысы минем транспорт, – ди Гөлзилә гаражда торган квадрациклга күрсәтеп. – Кибеткә, мәдәният йортына шуның белән йөрим, бөтен авыл шаккатып карап кала. Нинди юлдан да йөри ул.

– Ә Сезнең транспорт кайсы? – дим Рәфкатькә.

– Минем мотоблок бар, вак–төяккә бик ярап тора.

Гараҗдагы велосипедлар да җәй җиткәнне көтә. Рәфыйк: “Мин көн саен дүрт километр йөгерәм дә әле”, – дип шаккатырды. Күршеләр белән, ди. Ничек барына да өлгерә?

– Менә бу кечкенә ферманы дустым Мөслим Мусин белән ясадык, – ди Рәфыйк. Узган ел программага кереп 120 сум субсидия алганнар. Кияүләре Радик эретеп ябыштыру эшләренә оста. Ат, үгез абзарлары бик нык ясалган. Иң кырыйда бура кадәр үгез тора.

– Монысы нәсел үгезе, – ди Рәфкать. – Станциядә, авылда сыер асраучылар сыерларын безгә алып килә. Авылда утызлап кына хуҗалыкта сыер калды инде. Көтүгә чыгарыгыз, үзем көтәм, дип тә әйтеп карадым.

– Авыл кешесе дә шәһәрләште хәзер, – ди Рәфыйк. – Менә безнең  хәзер биш сыер, биш тана бар. Сыерларны унга җиткерәбез. Сөттән күп әйбер ясап була, без каймагын да, эремчек тә, корт та ясыйбыз.

Рәфыйк Курсабашка балыкка барган җирдән бия ат сатып алып кайткан булган. Ул инде биш тай биргән. Атларны никадәр яратсалар да, кирәк булганда сатарга да туры килә. Кайбычка саткан чабышкының хуҗасы рәхмәт әйтеп шалтырата, ярышларда җиңүләр яулый, ди.

Бөтен маллары 27 башка җыйнала. Тагын да артачак әле  алар, сыерлар бозауларга тора. Тавык–чебеш алырга да исәплиләр.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/03/28/ayvanda-iskitmale-keshelar-yashi/








Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение