|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
02.04.2018
Радик Мөхәммәткә багышланган күргәзмә
Чиканас авылында туып-үскән, “Килегез сез Арча якларына”, “Көмеш ияр”, “Әгәр бергә булсак…” дип исемләнгән шигырь китаплары авторы Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел тулу уңаеннан «Казан арты» тарих-этнография музеенда әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә оештырылды. Якташыбызны искә алу кичәсе 3 апрель көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда була. Кичәдә шагыйрь Газинур Моратның да катнашуы көтелә.«Казан арты» тарих-этнография музее
http://archamuzei.ru/tt/radik-m-h-mm-tk-bagyishlangan-k-rg-zm/
