События

Арча якташлыгының 20 еллык юбилей очрашуы узды! 06.04.2018

Арча якташлыгының 20 еллык юбилей очрашуы узды!

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Быел Казандагы традицион очрашу Арча якташлыгы оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланды һәм “Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр” шигаре астында оештырылды.

Якташлар очрашуы театр фойесында җыр-бию һәм  халык сәнгате күргәзмәләре белән башланып китте. Шунда ук якташларыбыз бер-берсе белән күрешеп, аларга үзара аралашу өчен бу зур мөмкинлек булды.

Концертта Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашты.  Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Нурзадә,  Илназ Гарипов, Арча үзешчәннәре һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясады.

Кичә барышында Арча районы тудырган күренекле шәхесләр искә алынды. Күп концерт номерлары якташларыбыз иҗатына бәйле булды.  Очрашуда “Нечкәбил - 2016”, “Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2017 ” V Төбәкара фестиваль-конкурсы, “Ел гаиләсе - 2017” конкурсларында төрле номинацияләрдә җиңүче Мортазиннар гаиләсе дә чыгыш ясады. Концертта Арча районның бию һәм вокал ансамбльләре үз осталыкларын күрсәтте.

Арча якташлар җәмгыятенең очрашуы традициягә әверелде. Без Арча халкы белән горурланабыз һәм алга таба да мондый очрашуларда якташларыбызны көтеп калабыз!


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение