События

ГТО фестивале 29.10.2015

ГТО фестивале

“Арча” спорт комплексында мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хезмәткә һәм илне сакларга әзер” (ГТО) фестивале булды. Аның максаты яшьләрне спортка тарту, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау иде.

Фестивальдә катнашучылар яшь буенча чыгыш ясадылар. 6-8, 9-10, 11-12, 13-15, 16-17 яшьлекләр ГТО нормаларын аерым тапшырды. Алар йөгерде, идәнгә яткан килеш кулларына таянып күтәрелделәр, шулай ук эскәмиягә таянып та күтәрелделәр, ераклыкка сикерделәр һ.б.

Арчаның 1нче мәктәбе, 5нче гимназия, Лесхоз мәктәпләре укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Иң көчле һәм иң җитез кызлар һәм малайларга дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фестивальне Укучылар сараеның ГТО, спорт һәм физик культура буенча методисты Руслан Галәветдинов оештырды һәм баш хөкемдар булды.

Р. Гарифҗанова

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение