События

Шушмабаш авылы мәчетенә 10 ел 02.11.2015

Шушмабаш авылы мәчетенә 10 ел

2 ноябрь көнне Шушмабаш авылында тарихи истәлекле көн-мәчетнең ачылганына нәкъ 10 ел. Шул уңайдан мәчеттә зур вәгазь кичәсе уздырылды. Шушы чарага күп кунаклар килгән иде. Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, мәчетнең сафка басуына сәбәпче булган төп иганәче Габделхәй Кәримов та биредә иде.Тантаналы чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевта катнашты.Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Йосыпов чараны ачып җибәрде. Мәчетнең төзелү һәм ачылу тарихы белән таныштырды. Ошбу изге эшкә алынып ахырына кадәр җиткереп, сафка бастыручы Габделхәй Кәримовка олы рәхмәтен белдерде.

Мәчетнең ачылуына 10 ел тулу уңаеннан да мәчеттә күп эшләр эшләнелгән һәм ошбу эшләрдә дә Габделхәй Кәримовның өлеше зур. Изге эшләргә күп өлешен керткән өчен Рөстәм хәзрәт Габделхәй Кәримовка рәхмәт хаты тапшырды. Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев улы үзенең олуг ихтирамын белдерде дин юлында армый-талмый эшләгән өчен Рөстәм хәзрәткә рәхмәт әйтте. Раил хәзрәт Гыйләҗев Арча районы иң күп мәчетләр белән билгеле район дип сүзен башлады һәм Шушмабаш авылы мәчетенең дин эшләрен актив алып баруларын ассызыклады, иң куандырганы мәчеттә биш вакыт намаз укыла, балалар дин сабакларын өйрәнергә күпләп йөриләр диде.

Район күләм уздырылган дини бәйгеләрдә Шушмабаш авылы мәчете алдынгы күрсәткечләргә ия була. Узган елда имамнар бәйгесендә Рөстәм хәзрәт беренче урынны алды, шулай ук мөгаллимәләр бәйгесендә дә аларның мәчетләре җиңүче булуын әйтеп китте. Шушы югарылыкны дәвам итергә диде. Рөстәм хәзрәткә дини эшчәнлегендә уңышлар теләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев үтемле вәгазь сөйләде. Шуның белән бүгенге чара тәмамланды.

Чыганак: http://trkarcha.ru/shushmabash-avyilyi-m-cheten-10-el/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение