События

Тукай республика укучыларын Яңа Кырлайга җыйды 13.04.2018

Тукай республика укучыларын Яңа Кырлайга җыйды

Апрель туды. Ул килүгә, районда тормыш җанлана башлый – Тукайның туган ае бит! Бигрәк тә Яңа Кырлай гөжли: кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Гадәттә, кунаклар  ай уртасы җиткәнче үк туган көнне искә алып килә башлый. 12 апрельдә быел да мәктәптә Тукай укулары узды.

“Укуларга кайтканда ук, киләсе елга килү турында уйлана башлыйбыз, – ди укучыларын алып килгән укытучылар. –  Декабрьдән ныклап әзерлек эшләре башлана”. Шунысы сөенеч, 7 еллык тарихы булган республикакүләм укуларның географиясе дә елдан-ел киңәя, катнашучыларның саны да арта. Бер елны Чувашиянең Шыгырданыннан килгән укучыларга гаҗәпләнгән идем. “Тукай җирен күрәсебез килде”, – диде алар. Ә быел катнашучыларның саны 120гә җитә язган. Бу әле 1 турга килгән 250гә якын эш арасыннан сайлап алынганнары. Быел Татарстанның һәр районыннан диярлек килгәннәр.

Өч ел инде укуларда укытучылар да үз хезмәтләрен яклап катнаша башлады. Быел ул өч секциядә барды, укытучылар бүлмәләргә чак сыя. Үзе Тукайга гашыйк мөгаллим генә бала күңелендә мәхәббәт уята шул.

Бер ишек төбендә борчылышып ике укытучы басып тора. Әгәр яраса, кереп укытучыларына булышып чыгарлык булып торалар. Аралашып киткәч беленде, Актаныштан килгән Гөлшат Борһанова укытучы буларак кына түгел, әни буларак та кайгыра икән. “Кырлайга иртән 7дә үк килеп җиттек. Иртүк булса да, безне ачык йөз, кайнар коймак белән каршы алдылар. Арча халкы кунакчыл, тәмле телле. 2015 елда Тукай укуларына килгән идем, быел 2 укучы алып килдек. Укучыларым шагыйрь иҗатын яратып, теләп, әзерләнеп килде. Яңа Кырлайга тәүге тапкыр Уфада укып йөргәндә студент чакта килгән идем. Ул еллардан соң нык үзгәреш булган. Юлда, Кырлай ягына борылгач, урманыннан гел Шүрәле килеп чыгар күк тоела”, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Ярый Актаныш татар районы да, биредә рус мохитендә үскән, рус мәктәбендә укучылар да катнашты. Айгөл Сафина Болгар шәһәреннән килгән. 11 сыйныфта укыса да, вакыт табып конференциягә әзерләнә алган. “Тукай иҗатын яратам. Аның Җаек чорын тирән өйрәнәсем килде. Укытучым теләгемне хуплап ярдәм итте, шуңа мин бүген биредә”, – ди.

Менделеевскидан Фәнисә Ибәтуллина да укучысы – улы Ниязны алып килгән. Үзе дә шул шәһәрдә үскән Фәнисә ханым кечкенәдән татар теле укытучысы булам дип хыялына, һөнәренә тугры булып яши. “Рус мохитендә үскән балаларда ана теленә мәхәббәт уяту кыен хәзер”, – ди уфтанып.

Тукай кемнәрне генә очраштырып күрештерми, таныштырмый ул! Үз хезмәтләрен бәяләп жюрида утырган язучылар белән очрашу укучылар өчен үзе бер тарих! Вакыйф Нуриев, Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Гүзәл Әдһәм үзләре дә бәлки, тыңланган чыгышлардан яңалык ачмый калмагандыр. “Яшьләрнең әдәби фәнни эшчәнлеккә алынуына сөенәм, аларга рәхмәтлемен. Чөнки галимнәр барысына да өлгерә алмый. Мондый укулар милләт өчен кирәкле чара. Үземә, Тукайның Әстерхандагы чорын өйрәнергә кирәк дип билгеләп куйдым”, – ди Ләбиб Лерон.

Тукай укуларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аеруча игътибар итә.  Ел саен жюри составында булган, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова Тукай укуларын республика мәктәпләре күләмендә үткәрелгән иң әһәмиятле чараларның берсе булуын әйтә. “Ел да үзенчәлекле чыгышлар, ачышлар була. Тукайга һәр буынның мөнәсәбәте бер төрле дә, шул ук вакытта үзенчәлекле дә. Арча ягы үз шәхесләрен зурлый белә. Җитәкчеләргә, оештыручыларга, укучыларга, укытучыларга, гомумән, Арча халкына рәхмәт”, – ди Рәсимә Равил кызы.

Дулкынландыргыч мизгелләргә бай бүләкләү тантанасы, аннан музейга сәяхәт, Тукайның шәхси әйберләрен тотып карау бәхетенә ирешү… Мәктәп елларының кадерле истәлекләре арасына шушы көн дә үзенчәлекле булып уелып калыр. Бирегә тагын килергә язсын аларга.

Розалия Зиннәтова

«Тукай укулары»нда җиңүчеләр исемлеге:

«Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты» төркемендә:

1 урын — Айтуган Фазылҗанов (Яңа Кырлай мәктәбе),

3 урын —  Иллария Шириева (Арчаның 5 нче гимназиясе)

«Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты» төркеме:

1 урын — Гатиятуллина Алия (Ташкичү мәктәбе),

2 урын — Рәхимова Динара (Яңа Кырлай мәктәбе),

лауреат — Алинә Җәмилова (Арчаның 7 нче мәктәбе).

«Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр» төркеме:

2 урын — Фатыйхова Зилә (Арчаның 2 нче мәктәбе),

лауреат Айгөл Бәдртдинова (Яңа Кенәр мәктәбе).

«Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр» төркеме:

1 урын — Хаева Алсинә (Арчаның 7 нче мәктәбе),

2 урын — Минуллина Зилә (Яңа Кырлай мәктәбе).

«Тылсым көче» (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр):

лауреат — Рүзәл Шәрипов (Арчаның 2 нче мәктәбе).

«Укыту-тәрбия процессында туган ягым шәхесләрен өйрәнү» төркеме:

2 урын — Габдрахманова Гөлниса, Шаһисламова Гөлназ (Наласа мәктәбе укытучылары),

«Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез» төркеме:

1 урын — Әхмәдуллина Алсу, Шаһидуллина Рәйсә (Ташкичү мәктәбе укытучылары),

2 урын — Миләүшә Зарипова (Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы).

«Укытучы — иҗади шәхес (укытучыларның тәрбия темасына язылган хикәяләре) төркеме:

1 урын — Габдрахманова Найлә (Түбән Мәтәскә мәктәбе) укытучысы),

3 урын — Ләйсән Гайфуллина (Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы),

лауреат- Альбина Җамалиева (Яңа Кишет мәктәбе укытучысы).




http://arskmedia.ru/2018/04/13/tukay-respublika-ukuchyilaryin-ya-a-kyirlayga-yiydyi-foto-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение