События

Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат абый тимердән гөлләр коя 15.04.2018

Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат абый тимердән гөлләр коя

Һөнәрчеләрнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Элек-электән авылларның данын еракларга таратуда, халыкның мәнфәгатен кайгыртуда үз өлешен керткән алар. Һөнәрле кеше бүген дә дәрәҗәдә яши. Мәсьәләнең башка ягы да бар: һөнәрле икәнсең — димәк, кулыңда акчаң да бар. Бүген дә авылларның ямьле булуында һөнәрчеләр читтә калмый.

Шушы көннәрдә шундый “алтын куллы” шәхес белән очрашу насыйп булды. Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат Габидуллин ул. Әлеге исем газета укучыларыбызга да таныштыр, чөнки Рифат абый еш кына үткәннәре белән бәйле күңелле истәлекләрне чагылдырган язмалары белән газета битләрен баета. Ә аның һөнәрче икәнлеген белми идек.

Рифат абый безне остаханәсендә каршы алды. Болытлы көннең тәрәзәдән сүрән яктылык төшкән почмакта кыштыр-мыштыр нидер майтара. Күз карашы үзеннән-үзе гараж стеналары буйлап йөгерә: анда.. һәр сантиметр саен эш кораллары тезелеп киткән. Бар стена тулган!

Өе каршысына остаханәне Рифат абый үзе төзеп куйган. Хәзер шуннан чыкмыйча көннәр буе эшләп ята. Гадәттә, кулы эшкә булган кешеләр аз сүзле була. Рифат абый да һөнәре турында ачылып китеп сөйләшми. Тик, үткәннәре турында сүз чыккач, шундук хатирәләргә бирелде. 9 ел “Правда” колхозы (хәзерге Әтнә районының Яңа Шашы, Ключи-Сап, Мамыш, Иске Җогып авыллары) рәисе, аннары Яңа Кенәр сельхозтехникасы директоры, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәт дәверендә никадәр кыен хәлләр, күңелле мизгелләр булган һәм һәммәсе хәтергә уелып калган. Замандашлары белән очрашкач ничек инде шуларны искә төшермисең ди! Арча районы ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән (бергә барган идек) рәхәтләнеп истәлекләрне барлады алар.

Гел тынгысыз хезмәткә ияләнгән тормышы, лаеклы ялга чыккач кинәт туктап калгандай була Рифат абыйга. Ниндидер шөгыль табарга кирәк! Әнә шул чакта малай вакыттан кулы яткан һөнәре ярдәмгә килә. Тимер эшен яшьтән белә ул, малай вакытынннан тимерчелеккә барып өйрәнеп йөри, аннан үзе армиягә киткәнче тимерче булып эшли. Инде һөнәрче дигән стажына да 17 елдан артып киткән икән. Тиздән үзе дә сигезенче дистәгә аяк басачак. Гел хәрәкәттә булгангадыр, яшьләрчә җитез, өлгер үзе, сөбханалла!

“Монда аз калды әле, ясаганнар бик җыелмый, алып китеп торалар”, — дип сөйләнә-сөйләнә остаханә буйлап ясаган “хезмәт җимешләрен” барлый башлады Рифат абый. Зур өстәл тулды, өсте-өстенә дә куелды. Ни генә юк монда: гадәти һәм күгәрми торган калайдан төрле зурлыктагы комганнар, самавыр торбалары, мәчет манарасы өчен айлар, балык ыслау җайланмасы… Хәтта чеби тагарагына кадәр бар. Чардуганнар да ясый икән. Бу көнкүреш кирәк-яраклары һәммәсе диярлек заказга ясалган, бары берничә комган заказсыз. “Аларны да Диләрә сатып бетерә”, — ди оста хатынына ымлап. Заказ дигәннән, манара айлары Югары Орыдан, Биектау районыннан, Пермь өлкәсеннән һәм Башкортстаннан киләчәк хуҗаларын көтә. Менә хикмәт, райондашлар да бу һөнәр иясе турында бик аз беләдер, ә инде ул чит республикаларга да һөнәрен “фаш иткән” икән! “Туганнардан, таныш-белештән ишетеп бирәләр заказны”, — ди ул. Үзе эшләгәндә “Правда” колхозын ит җитештерү белән Мәскәүләргә таныткан Рифат абый шул ул, “оста” дигән даны һичшиксез, еракларга китәргә тиеш! Балалары гына түгел, оныклары, оныкчыклары да “алтын куллы” бабайлары белән горурланырга тиеш. Тик менә нәселдә аның һөнәрен дәвам иттерергә теләп алынучы гына юк икән…

Бер кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр Рифат абый белән Диләрә апа. Улы Яңа Кенәрдә яши, терлек үрчетеп, шулай ук районның эшмәкәрлек тарихына өлеш кертә. Узган ел улына 16 урынлы сыер торагы салуда да Рифат абый бар тырышлыгын куя. Торакны төзеп бетергәнче 6 метр биеклектәге түбәдән төшми! Әле бар җире сәламәт булса икән — берничә ел элек агач станогына эләктереп бармакларын имгәткән куллар башкара бит ул эшләрне! “Сәламәтлек Аллага шөкер, минем яшьтә егетләрчә!” — ди ул көр тавыш белән.

Күңелгә рәхәт, якты хисләр алып чыгып киттек без аның яныннан. Күз алдында аның кул җылысын тойган җиһазлар озак торды. Ә шуларны кулланучылар көн саен күреп, кулланып нинди хисләр кичермидер дә, нинди генә рәхмәтләр укымыйдыр Рифат абыйга!

Розалия Зиннәтова










http://arskmedia.ru/2018/04/15/ya-a-kenarda-yasha-che-rifat-abyiy-timerdan-g-llar-koya/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение