События

Кызлар өчен тәрбия сәгате узды 16.04.2018

Кызлар өчен тәрбия сәгате узды

Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе коллективы белән бергә Ак-Чишмә авыл
китапханәсе “Хатын- кыз- гаилә учагының сакчысы”исемле өлкән мәктәп
яшендәге кызлар өчен тәрбия сәгате уздырды.
Максаты: гаилә кыйммәтләрен торгызу, кыз балаларны яшьтән әдәп-әхлакка
өйрәтү.

Сүз “Кош канаты , гаилә татулыгы белән көчле”дигән канатлы гыйбарәне
анализлаудан башланды. “Канат кошлар өчен ничек әһәмиятле, татулык та гаилә
өчен шулай ук зарур, -дип дәвам итте китапханәче. “Гаилә ныклыгы хатын-
кыздан тора, – диде ул. – Хатын-кыз дүрт төрле сыйфатка ия булырга тиеш. Чиста,
пөхтә булу өстенә ул тәмле итеп ашарга пешерсен һәм иң мөһиме – хатын-кыз
сабыр булырга тиеш, көчле тоемлауга нигезләнеп тормыш елгасының агышын
дөрес юнәлешкә җибәрергә тиеш. Хатын-кыз нинди ситуациядә дә мөлаем, тыныч
һәм ягымлы булып калырга бурычлы.
Борын-борыннан хатын-кыз –учак сакчысы булган, ыру, кабилә язмышын
хәл иткән, әхлак тәрбиясендә ислам кануннарына таянырга кирәк. Гаилә корырга
ниятләгән яшьләрнең бер-берсенә карата эчке кичерешләре дә исәпкә алынырга
тиеш. Кыз белән егет бер фикердә, бер-берсенә тиң булсалар гына гаилә бәхетле,
нык була.Гаилә – үз кагыйдәләре, гореф-гадәтләре, традицияләре буенча яшәүче
нәни генә дәүләт ул. Гаиләнең төп нигезен ир кеше төзи, ә хатын балалары белән
бу нигезне бизи, тулыландыра. Гаиләләр никадәр нык булса, дәүләтебез дә шулай
көчле булыр. Тормышта хатын-кызның роле санап бетергесез, ләкин без җанлы,
без аңлы, гаилә учагын сүндерми саклаучылар. Тормыш нинди генә катлаулы
булса да, күңелебезне төшермик, һәрберебездә матур, кешелек сыйфатлары гына
тәрбиялик”.

Шулай ук кыз балаларның сәламәтлеге, нәфислеге турында сөйләштек.
Атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның тәрбия дәресләре белән таныштык.
Ахырдан “Битлек артындагы мәхәббәт” исемле тест сорауларына җавап
биреп һәрбер кыз бала үзен сынап карады.



http://arskmedia.ru/2018/04/16/kyizlar-chen-tarbiya-sagate-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение