События

«Ринат белән бергә – без зур көч» 21.04.2018

«Ринат белән бергә – без зур көч»

“Чабып барган атны туктатыр, дөрләп янган өйгә керер”…  Эшкә батыр, уңган, булган хатын-кызларыбыз белән аралаша башлау белән үзеннән-үзе Николай Некрасовның шушы юлларын әйтәсе килә. Лилия белән очрашкач та әлеге сүзләр искә төште. Мәкаләмне хатынын мактау белән башлавыма Ринат үпкәләмәс, дип уйлыйм.

Кайсы гына ирнең  хатыны турында шундый сүзләр әйтүгә күңеле булмас икән? Чынлыкта, гаиләдә бөтен уңыш берәүнең генә түгел, ә ир белән хатынның уртак тырышлыгыннан килә. Нинди генә булган, батыр булсак та, мондый хуҗалыкны ир кешедән башка һич алып барып булмый.

Язмамны шундый мактау сүзләреннән башлап китүемнең сәбәбе нәрсәдә? Лилия белән Ринат Исмәгыйлевлар Курса–Почмактан, үз гаилә фермаларын төзегәннәр. Һәм анда алны-ялны белми эшләп, тормыш йөген тартып баралар. Беренче булып хуҗалыклары белән танышып чыкканнан соң өйгә үтеп сөйләшүгә күчтек. “Безне артык мактап язмагыз инде, югыйсә, бөтен кешенең авылга кайтасы килер”, – дип куйды Ринат. Нинди мәгънәдә әйтелгәнен төпченеп сорашып тормадым, әмма уйлап куйдым – ай-һай, монда эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә кирәк шул.

– Без хуҗалыкта бервакытта да өчтән ким сыер тотмадык. Тормышлар начар булмаса да, һәр кеше камилләшүгә омтыла бит. Рәхәт, матур яшисе килә. Ринат белән киңәшләштек тә, терлекләр санын арттырырга булдык, – ди Лилия.

– Сатып алмадык, үзебез ел да икешәр баш тана калдырып бардык. Менә хәзер 13 баш сыер, шуларның 13 бозаулары, ике каплатылган тана һәм вак-төяк эшкә ярдәмче атыбыз бар. Дәүләттән 200 мең сум акча алып, яңа абзар төзедек. Хәзер анда яшь бозаулар тора, – дип өстәде Ринат. – Бездән күрмәкче авылда башкалар да хәзер күпләп терлек тота башлады.

Лилия үзе Казан педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Ун ел балалар бакчасын җитәкләгән. Терлек асрый башлагач, аны калдырырга туры килгән. Ә Ринат гомер буе терлекче булып эшләгән. 1995 елдан алар бергә. Өч балалары бар. Люцияләре Казанда эшли, Зөһрәләре медицина көллиятендә укый, ә яннарындагы Нәфкатьләре 4 сыйныфта.

– Безнең төп ярдәмчебез инде ул, – ди Лилия. – Ат җигеп тирес тә түгә, терлекләрнең асларын да җыештыра. – Әтисе кебек җырчы да әле ул, бии дә, гармунда да уйный.

– Моның кадәр терлекне ашатырга да күп кирәк бит. Пай җирләрегез бармы? Бу тракторны шуңа сатып алдыгызмы? – дип сорадым ишегалдындагы “МТЗ-82” тракторына күрсәтеп.

– Пай җире бар. Тик хуҗалыкта арендада. Рәсмиләштереп, печән чәчәргә планлаштырып торабыз. Вакытында көндәлеккә яшел печән булыр иде анысы. Тик әле тотынган юк, – диде Ринат. – Ә трактор салам, печәннәрне өяргә, тиресне урнаштырырга бик кирәк ул.

– Азыкны сатып аласызмы? Үзегезгә файда каламы соң?

– Әйе, сатып алабыз. 120 төргәк салам, 100 төргәк печән, бер терлеккә көнгә алты килограмм исәбеннән фураж. Иске өебез бар иде, аны амбар иттек, шунда саклыйбыз. Ә керемгә килгәндә… җыеп барырлык акча булмаса да, үзебезгә җитә. Бернигә мохтаҗлыгыбыз юк.

Чыннан да, йорт-җирләре сокланырлык, тыштан да матур, эчтән дә шәһәрчә. Бөтен уңайлыклары бар, зур, иркен. Балалары акрынлап урнашып килә. Әти-әни күбрәк шулар өчен тырыша бит инде. Җитештергән продукцияне урнаштыру юлын да тапкан Исмәгыйлевлар. Дербышкида базарда урыннары бар икән. Атнага өч көн үзләренең машиналары белән шунда юл тоталар. “Сөтне литры 50 сумнан сатабыз. Моннан тыш каймак, корт, эремчек, май язып алып барабыз”, – диләр.

Әйтүе генә җиңел, күпме хезмәт, тырышлык һәм вакыт сорый торган эш бит бу. Ул дүрт килограмм майны кул белән язу… Ясап караганым бар, ни икәнен беләм.

– Ирем Альберт механизатор, – ди Сеҗе авыл җирлеге сәркатибе Линиза Абзалова. – Җир эшкәрткәндә игътибар итеп йөри икән. “Иртән 3 туларга 20 минутта иң беренче булып аларда  ут була. Кайчан йокларга өлгерәләр икән?” – дип аптырый.

– Йоклап ятсаң, берәү дә китереп бирми, – Аннан яратып эшлим мин. Сыерларны савуны да авырсынмыйча башкарам. Керем булса да, чыгым да үзебез өчен бит. Ошамаса, бетерәсең, шул гына, – ди Лилия. – Ә вакыт барысына да җитә. Театр, концертларына да йөрибез, кунаклар да бездән өзелеп тормый. Дуслар, туганнар күп. Ринат белән бергә – без зур көч. Иң мөһиме шул.

Гөлсинә Зәкиева

     


http://arskmedia.ru/2018/04/15/rinat-belan-berga-bez-zur-k-ch/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение