События

Мөндеш элемтә бүлекчәсе – җиңүче 12.04.2018

Мөндеш элемтә бүлекчәсе – җиңүче

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте хат ташучылар эшен бәяләү юнәлешендә даими кызыксындыру чаралары үткәрә, һәр ярты ел саен алар арасында бәйге үткәреп, нәтиҗәләр ясала.

Бүген әлеге бәйгедә җиңүче почта хезмәткәрләренә “ТАТМЕДИА”  акционерлык җәмгыяте генеральдиректоры Андрей Кузьмин бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында ел саен безнең райондашларыбыз булу аеруча куанычлы.  Узган ел  Арча почта бүлекчәсе хат ташучысы Гөлшат Габдрахманова “Кече шәһәрләр арасында иң яхшы хат ташучы” исеменә лаек булды, “ТАТМЕДИА”  акционерлык җәмгыяте газета–журналларына яздыру буенча иң күп тираж туплап, Ашытбаш элемтә бүлекчәсе (җитәкчесе Лилия Гатауллина) җиңүче дип табылды. Быел исә бу эштә  Мөндеш элемтә бүлекчәсе хезмәткәрләре өлгерлек күрсәтте.

Бүлекчә Мөндеш, Югары һәм Түбән Мәтәскә авылларына – барысы өч йөз алтмыш биш хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Җитәкче вазыйфасын алты ел Миләүшә Хөсәенова башкара, ул эшенең бар нечкәлекләренә төшенгән.

– Коллективта үзара аңлашып эшлибез, хат ташучылар барлык операцияләрне дә беләләр, –  ди ул.

Гөлсинә Гыйбадуллина, Фәридә Йосыпова, Гөлсинә Сабирова  озак еллар эшлиләр. Авыл кешесе өчен хат ташучы – матбугат белән таныштыручы, пенсия, субсидия, түләү квитанцияләре өләшүче һәм кирәкле товар белән тәэмин итүче дә.

Хат ташучылар сүзләренә караганда, җирлек халкы “Мирас”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналларын яратып укыйлар. Бүләкле “Салават күпере” журналын балалар  белән беррәттән олылар да көтеп ала икән. Иң күп укылган гәҗит – “Арча хәбәрләре”.

Хат ташучыларга зур бурыч йөкләнгән – матбугатны саклап калу. Моны Мөндеш авылына хат ташучы Гөлсинә Гыйбадуллина яхшы аңлый, шуңа да авыл халкы белән уртак тел табып эшләргә омтыла. Ул үз хезмәтенә утыз ел тугры. Казанда элемтә техникумын тәмамлагач, Арча почта бүлекчәсенә урнаша. Мөндеш егете Вәкил белән гаилә коргач, авылда хат ташучы булып эшли башлый. Тырыш гаилә күпләп мал-туар асрый, ике балалары үсеп буй җиткән.

– Йөз утыз җиде хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм, эшебез газета–журнал тарату белән генә чикләнми, авыл халкы да хәлемә керә, товар планын үтәргә ярдәм итәләр, өлкәннәр безне аеруча көтеп тора, – ди Гөлсинә.

“Хат ташучыны аяклары туйдыра”, дигән әйтем актуальлеген югалтмый, тырышлык уңышка илтә. Быел беренче яртыеллыкка журналларга яздыру нәтиҗәләре буенча Мөндеш элемтә бүлекчәсе – җиңүче. 12 апрельдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүлеккә утыз мең сум акчалата премия тапшырды. Ул тырыш, намуслы хезмәтләре өчен почта хезмәткәрләренең барысына олы рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә  үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды. Мондый уңышка ирешү өчен Мөндеш элемтә бүлекчәсе хезмәткәрләре кебек халыкка хәбәрләр генә түгел, ә йөрәк җылыңны да тарата белү кирәк.

Рәмзия Гарифуллина




http://arskmedia.ru/2018/04/12/m-ndesh-elemta-b-lekchase-i-che-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение