События

Гайшә апа Якупова эшләнмәләреннән күргәзмә оештырганнар 24.04.2018

Гайшә апа Якупова эшләнмәләреннән күргәзмә оештырганнар

Гайшә апа Якупова белән без күптәннән танышлар. Аның бик күпләргә үрнәк булырлык батырлыгы, юлларында очраган авырлыкларны ачы күз яшьләрен эченә йотып булса да җиңеп чыга алуы, сәхнәдә үзенә күңел тынычлыгы табуы, тормыштан ямь табып яшәве турында яхшы беләм. Аралашып торсак та, Гайшә апа белән һәр очрашу миңа һәрвакыт бер яңалык китерә.

Шушы көннәрдә Гайшә апа Якупова белән Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә очраштык. Күпфункцияле үзәк (җитәкчесе Марат Котдусов, сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова) шәһәр китапханәсе (Любовь Капралова, Нелля Ибатуллина) «Хатын-кыз — игътибар үзәгендә» дигән тема астында Гайшә апа эшләнмәләреннән искиткеч бай һәм матур күргәзмә оештырган. Аның беләнтанышырга  беренчеләрдән булып инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортта тәрбияләнүчеләр килде.

-Элек әниләр киндердән бик күп әйберләр эшләгәннәр. Миңа да эләкте ул. Хәзер шул чорны искә алам. Дөрес, ул вакыттатагы станоклар юк инде. Әмма мин җептән бәйлим. Әле дә чигәм. Сөлгеләр, алъяпкычлар, өстәл җәймәләре һәм башкалар. Үземә сәхнә күлмәге тектем. Аны да күргәзмәгә куйдым. Сандык та безнең заманда кыз бала өчен бик кирәкле әйбер иде, — дип сөйләде Гайшә апа. — Мин үзем теккән, чиккән бик күп әйберләремне «Казан арты» музеена да тапшырдым. Киләчәк буынга миннән үткән чор турында истәлек булсын.

«Хатын-кыз — игътибар үзәгендә» дигән теманы давам итеп, күпфункцияле үзәк интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен тагын бер бүләк әзерләгән. Үзәк каршында эшләп килүче Флера Шакирова җитәкчелегендәге «Арча таңнары» ансамбле өлкәннәр каршында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алар матур җырларын гына бүләк итеп калмадылар, абый-апа, әби- бабайларны да урыннарыннан кузгатып, биергә чакырдылар, аларга яшьлекләрен искә төшерделәр.




http://arskmedia.ru/2018/04/21/gaysha-apa-yakupova-eshlanmalarennan-k-rgazma-oeshtyirgannar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение