События

Арчада Тукайның туган көне уңаеннан ачык һавада күргәзмә оештырылды 26.04.2018

Арчада Тукайның туган көне уңаеннан ачык һавада күргәзмә оештырылды

25 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге урнашкан бинасы каршында күргәзмә оештырылды. 26 апрель — Габдулла Тукайның туган көне һәм шулай ук Туган тел көне уңаеннан ачык һавада үткәрелгән бу күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар. Күргәзмә яныннан узучы һәркем сөекле шагыйребезне яратып искә алды, хөрмәт сүзләре белдерде, күпчелеге үзе белгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәтте.

Арчаның беренче мәктәбе укучылары өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы әңгәмәләр үткәрелде.Укучылар үзләре дә Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр, “Туган тел” җырын җырладылар. Мәктәпнең татар теле укытучысы  Гөлсинә Сәгыйтова: “Безнең мәктәптә  “Без бит-Арча яклары” исемендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. Әлеге күргәзмә укучыларыбыз өчен бик файдалы булды. Алар  Габдулла Тукай турындагы белемнәрен яңарттылар һәм бик күп өстәмә мәгълүматләр алдылар”,- диде.

Без күргәзмәне караган Арча халкының Габдулла Тукайның иҗаты белән кызыксынуын, аның әсәрләре белән таныш булуын күреп туган телебезнең сакланачагына тагын бер кат инандык.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов




http://arskmedia.ru/2018/04/26/archada-tukaynyi-tugan-k-ne-u-aennan-achyik-avada-k-rgazma-oeshtyiryi...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение