События

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевның яңа китабы дөнья күрде 29.04.2018

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевның яңа китабы дөнья күрде

Туган тел көнендә райондашыбыз Зиннур Тимергалиев яңа гына «табадан төшкән» китабын кулына алды. «Кичә яраттым» исемле китап Татарстан китап нәшриятында басылган. Язучыга фатыйханы кереш сүз белән тагын бер якташыбыз Вакыйф Нуриев язган. «Әдәбиятта яңа исем булса да, Зиннур кинәт кенә язучы булып китмәгәндер. Миңа калса, ул тормышны элек-электән өйрәнеп, аның матурлыгын да, гыйбрәтләрен дә күңел дөньясына җыеп, вакыйгаларны. детальләрне хәтеренә сеңдереп яшәгән», — дип яза ул.

Бу китапта Зиннурның повесте, бәяннары һәм хикәяләре урын алган. Аларны бер укый башласаң, һич аерылып булмый.

Зиннур Тимергалиевның иҗаты күпкырлы: ул язучыө да, шагыйрь дә, җырлар авторы да. Тиздән ТР Язучылар берлегенә кабул ителәчәк якташыбыз яңа китапларына әсәрләрен, шигырь җыентыгына шигырьләрен барлый башлаган инде. Уңышлар сиңа, Зиннур!

Белешмә:

Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Татарстанның Арча районы Сөрде авылында туган.

1991 елда Яңа Кенәр авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында хәрби хезмәттә була.

1996-2008 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә. 2008 елда, авырып китү сәбәпле, ялга озатыла.

Хәзерге вакытта Арча шәһәрендә яши. Өйләнгән, ике ул, бер кыз үстерәләр.

Зиннур Тимергалиев әдәби иҗат белән ун елдан артык шөгыльләнә. Чәчмә әсәрләре «Казан утлары», «Идел» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында дөнья күрә.

Автор шулай ук шигырьләр, җырлар иҗат итә. «Алма кебек кызарма», «Ачуланма», «Мәхәббәт урамнары» һ.б. популяр җырлар авторы.

http://arskmedia.ru/2018/04/26/yaktashyibyiz-zinnur-timergalievnyi-ya-a-kitabyi-d-nya-k-rde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение