События

Галимнәр Өчиледә “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н тәкъдир итте 28.04.2018

Галимнәр Өчиледә “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н тәкъдир итте

Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Өчиле авылы дәрәҗәле кунаклар – “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н эшләүдә зур көч куйган Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәрен, фән эшлеклеләрен кабул итте. Кунаклар авыл мәктәбенә энциклопедияне тәкъдир итү кичәсенә кайтты.

Үзләре белән китапны күп итеп бүләккә дә алып кайтканнар. Әлеге китап белән районның мәктәп китапханәләре, музей фондлары баеды.

864 биттән торган, авырлыгы да ике кило ярымлык, 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне туплаган китап дөнья күреп, Казанда тәкъдир ителсә дә, шагыйрьнең туган ягына кайтып җитмәгән иде әле. Галимнәр бу тантаналы чараны нәкъ менә туган көн алдыннан, Тукайның әнисе Бибимәмдүдәне дөньяга китергән авылда тәкъдир ителүен теләгән. “Бүген безнең өстән зур бурыч төшкәндәй булды – Тукайның туган җиренә әлеге китап күп күләмдә кайтып, үз урыннарын таба алды”, – диде алар.

Өчиле (Тукай яшь чакта ул Кече Бирәзә дип аталган) – шагыйрьнең әнисен генә тудырып калмыйча, тормышының иң авыр вакытларында 4 тапкыр Габдулла Тукайны үзенә сыендырган авыл. Тукайның соңгы шигырьләренең дә кайберләре Өчиледә язылган булуы ихтимал, чөнки ул авырый башлагач бирегә кайтып берничә ай дәваланган. Бу хакта һәм Тукайны күреп белгән авылдашларыннан алып калган мәгълүматларны 40 елдан артык шушы мәктәптә укыткан Фәрхәт Зыятов кунакларга да җиткерде.

Тукай йөргән җиргә басып, ул эчкән чишмәләрдән сулар эчеп яшәүче өчилеләр белән кунаклар кызыгып та, кызыксынып та аралашты. Мәктәп күргәзмәсен күзәтеп йөргәндә балалар кулы белән эшләнгән Тукай әкияте персонажларын, балаларның иҗатын, яулаган уңышларын күреп, Тукай якташлары һичшиксез шулай булырга тиешле дип бәяләделәр.

Моңарчы телефоннан гына аралашып торган, шагыйрьнең дүртенче буын туганы – Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Лилия Фатыйхова белән дә күрештерде бу кичә фән эшлеклеләрен.

Кунаклар тамашачыларны “Тукай альбомы” белән дә таныштырды, анда урнаштырылган фотосурәтләргә җентекле аңлатмалар бирделәр

Әлеге институт хезмәткәрләре тарафыннан Тукайның 125 һәм 130 еллыкларына 6 томлык дөнья күргән булган. Ә бу энциклопедия 20 ел дәвамында эшләнелеп, бик күп кешенең хезмәте кергән.

Fatal error: Theme at http://arskmedia.ru/wp-content/plugins/image-gallery-reloaded/themes/classic/galleria.theme.min.js could not load, check theme path.




http://arskmedia.ru/2018/04/26/galimnar-chileda-gabdulla-tukay-entsiklopediyase-n-takdir-itte-foto-v...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение