События

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Кышкарга килде 05.05.2018

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Кышкарга килде

27 апрель көнне Кышкар авыл клубында, китапханә, авыл клубы, башлангыч мәктәп белән берлектә яраткан шагыйрәбез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасы журналистларының бәллүр каләм иясе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу үткәрдек.

“Якты моңнар иясе” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе, язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган “Гомерләрдән моң һәм сүз кала” дип исемләнгән презентация эшләнеп китап укучыларга тәкъдим ителде.

Кичә Ш.Җиһангированың “Яшел гармун” повестеннан өзек белән башланып китте. Аннан укучылар, үзенә күрә бер сер сандыгын хәтерләткән матур-матур шигырьләрен сөйләп кичәне дәвам иттеләр.

Кичә барышында Шәмсия ханымга матур теләкләрен җиткерүчеләр дә, шигырьләрен сөйләүчеләр дә, шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларны яңгыратучылар да, дәртле биюләрен бүләк итүчеләр дә күп булды.

Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Әсфәндияр улы язучыга үзенең теләкләрен җиткерде, ә авылдашыбыз Сафина Рәшидә апа үзенең ихлас теләкләрен шигырь юлларына салып бүләк итте.

Шәмсия ханым да үз шигырьләрен укып, үз җырларын җырлап, залда утыручы һәркемне сокландырды. Тамашачы Ш.Җиһангированы тын да алмый тыңлады, кайнар алкышларга күмде.

Бу очрашу тәэсире һәркемнең күңелендә озак сакланыр әле.

Кышкар авыл китапханәсе мөдире Ибрагимова Г.

  

http://arskmedia.ru/2018/05/03/shagyiyra-shamsiya-i-angirova-kyishkarga-kilde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение