Якташыбыз, Арча егете Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнгән

Якташыбыз, Арча егете Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнгән

Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатның биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнү һәм саклап калу программасында катнашкан. Искәндәр Нәбиуллин үзе эшләгән гимназиядә Коста-Рикада төшергән тере табигать фоторәсемнәреннән күргәзмә ясаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Биология укытучысы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе өйрәнгән калын тиреле ташбакалар турында сөйләде. “Ташбакаларны бары тик төнлә генә күзәтергә мөмкин, чөнки алар ярга караңгы вакытта гына чыгалар. Аларның йомыркаларына югары температура да, кояш та ярамый. Ташбакалар, әйтергә кирәк, көндез чыгарга куркалар да. Без аларны төнлә, алар ярга чыккан вакытта гына тикшерәбез, үлчибез, температураларын карыйбыз. Ут яндырмыйча, шулай үзебезне сиздермичә генә өйрәнәбез, чөнки ташбакалар, куркудан, йомыркаларын да салмыйча кереп китәргә мөмкиннәр. Без өйрәнгән калын тиреле ташбакаларның размерлары 2 метр тирәсе. Ике метрдан озынрак та булырга мөмкин. Болар – дөньядагы иң зур ташбакалар. Минем ташбакаларны күргәнем бар иде инде, әмма шушындый калын тиреле ташбакаларны беренче тапкыр күрдем. Күрдем генә дә түгел, өйрәндем”, — диде укытучы.

Искәндәр Нәбиуллин сүзләренчә, ташбакаларның йомырка салу вакыты марттан июльгә кадәр. Ә иң актив вакытлары – апрель, май, июнь айлары.

“Шушы ташбакалар туганнан соң 20 ел Атлантик океанда йөзәләр дә, йомырка салыр вакыт җиткәч, кире шул үзләре туган җирләренә әйләнеп кайталар. 20 ел эчендә алар, йөзеп, Европага хәтле дә барып җитәргә мөмкиннәр. Аннары зур ташбака салган мең йомыркадан, димәк мең ташбакадан берсе генә үзе дә йомырка сала алырлык дәрәҗәгә үсеп җитә. Кайберләре йомыркадан чыкканда үлә, кайберләрен кечкенә вакытта диңгездә ашап бетерәләр”, — дип сөйләде Искәндәр Нәбиуллин.

“Мин – галим түгел. Мин – укытучы. Әмма Коста-Рикада өйрәнгән ташбакалар фотоларыннан, Коста-Рика табигате һәм башка хайваннар фотоларыннан күргәзмә ясаячакмын”, — диде ул.

Динә Йосыпова     http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/09/163577/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg