События

Арчада бәйрәм 09.05.2018

Арчада бәйрәм

9 майда Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.

Шәһәрнең үзәк мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән уку йортлары, хезмәт коллективлары колонналары үтте.

Аннан соң бәйрәм җыены башланып китте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә Җиңүне яулауга өлеш керткән ветераннарга рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде. Илебезнең азатлыгын саклап калган каһарманнар истәлеге мәңге яшәр!

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын укыды.

Бәйрәм район үзешчәннәре концерты белән дәвам итте.

                                     

                                                

http://arskmedia.ru/2018/05/09/archada-bayram/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение