Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.05.2018
«Ятаган» 1 нче дәрәҗә лауреат булды
28 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды. «Халык уен кораллары» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле, кубызчылар һәм курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучы Альберт Гайнетдинов). «Курай» (аерым башкару) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова — I дәрәҗә дипломант, Әмир Хафизов — III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучы Альберт Гайнетдинов), Платон Будков I дәрәҗә дипломант исемен яулады (укытучы Айгөл Гарифуллина).
Җиңүегез белән котлыйбыз! Алда яңа уңышлар телибез.
http://arskmedia.ru/2018/05/08/yatagan-1-nche-dara-a-laureat-buldyi/