События

Арча егете республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде 07.05.2018

Арча егете республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде

Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйтте.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

«Татар-информ» Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына дип хәбәр итте.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/27/162903/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение