События

Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев 16.05.2018

Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев

Татарстан китап нәшриятында язучы Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым” китабы дөнья күрде. Язучы “Татар-информ” хәбәрчесенә әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килүен әйтте.

Зиннур Тимергалиевка 43 яшь. Ул 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә туа. Зиннур Тимергалиев 1991 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үти. Аннан соң 1996-2008 елларда МВД системасында эшли. Зиннур Тимергалиев Арчада яшәп иҗат итә. Быел Татарстан Язучылар берлеге секция утырышында һәвәскәр язучының иҗаты тикшерелеп, уңай бәя алды.

Зиннур Тимергалиев китабында ике хикәя, ике бәян һәм бер повесть тупланып чыгуын әйтте, язучы булып китү тарихын сөйләде. “Мин 1996 елдан 2008 елга кадәр МВД системасында эшләдем. Анда бик күп язмышлар, кешеләр, шәхесләр белән очраштым. Гыйбрәтле хәлләр бик күп иде инде. Менә хәзер мин шул күргәннәремне халыкка җиткерәм. Гыйбрәтле хәлләр булган саен, мин шул вәзгыятькә кагылышлы кешеләргә психологик бәя бирә идем. Ни өчен алар шулай эшләгәннәр, киләчәктә алар нәрсәләр эшләргә мөмкин. Мин ни өчен шундый хәл килеп чыкканын анализларга ярата идем. Гади генә әйткәндә, эшемдә очраткан кешеләргә мин психологик анализ ясый идем. Кешеләрне ачарга ярата идем. Шулай итеп шул форматта мин иң беренче булып “Сабыр төбе алтын түгел!” дигән әсәремне яздым. “Кичә яраттым” дигән китабыма керде ул минем. “Сабыр төбе алтын түгел!” – ул бәян. Китап укучылар әсәремне ошатып кабул итте. Әсәремне чыгарганчы, мин аны бер ел тирәсе кабат-кабат карап чыктым. Шуннан соң мин «Язмышыңның бирче яртысын» дигән повестемны яздым”, — дип сөйләде Зиннур Тимергалиев.

Ул әсәрләрен татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуриевка күрсәтүен әйтте. “Вакыйф Нуриев иҗатын яратам һәм аны чын профессионал, дип исәплим — шуңа аңа күрсәттем. Ул уңай бәя бирде, язарга кирәк сиңа, энем, диде. Шуннан соң яза башладым инде”, — диде язучы.

Зиннур Тимергалиев сүзләренчә, аның әсәрләренең үзенчәлеге — бүгенге көн тормышын сурәтләүдә. “Мин бүгенге көн тормышы турында язам. Яшьләр мәхәббәте, гаилә проблемалары һәм башка актуаль темалар әсәрләремдә чагылыш таба”, — диде ул.

Язучы әсәрләренең аудиториясе турында “олысы да, кечесе дә укый” дип әйтте. “Укыган кешеләр: Зиннур, булдырасың, бу проблемаларны кешеләргә күрсәтергә кирәк, дөрес язасың, бик зур рәхмәт сиңа, диләр. Ә мин үзем беркайчан да язган әсәрләремне бастырып чыгарырга ашкынмадым. Шигырьләремне дә халык сорый, әмма мин аларны китап итеп бастырып чыгарырга иртәрәк, дип уйлыйм. Мин әсәрләрем аша халыкның рухын күтәрергә тырышам, төшенкелеккә бирелергә кирәкми”, — диде язучы Зиннур Тимергалиев.

Динә Йосыпова

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/15/164007/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение