События

Арчада “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды 18.05.2018

Арчада “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды

Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды. Анда Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Апас, Арча, Биектау, Кайбыч районнарыннан татар кызлары катнашты. Кызлар үзләре белән таныштырганнан соң иҗади номер күрсәттеләр. Кайсылары бик матур җырлады, икенчеләре биеде, өченчеләре спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. Кызларның татар телен белү осталыклары да тикшерелде.

Әлеге бәйгедә безнең районнан ике кыз катнашты. Зилә Андреева Түбән Оры авылыннан, Арча агросәнәгать көллиятендә белем ала, Алсу Гарипова Арча Мәдәният йортында бию коллективын җитәкли. Зиләнең бу көнне җырга сәләтен белдек, ә Алсу үзе өйрәткән кызлары белән сәхнәгә чыгып биеде. Башка бәйгеләрдә дә кызларыбыз сынатмады.

Сигез кызны республика бәйгесенә сайлап алдылар Алар арасында Арчадан Алсу Гарипова да бар. Котлыйбыз.

 http://arskmedia.ru/2018/05/17/archada-tatar-kyizyi-2018-respublika-baygesene-zona-yaryishyi-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение