|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.05.2018
Арча батырларына тәкә бирелде
20 майда “Арча” спорт комплексында “Ак барс” агрокомплексы” призына 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча турнир үтте.
Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тәбрикләде. Илшат Габделфәртович районда көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Көне буе барган кызыклы бәйгедә “Ак барс” агрокомплексы” командасы беренчелекне яулады. Шушмабаш һәм Ашытбашның берләштерелгән командасы – икенче, Яңа Кенәрләр өченче булды.
Үз үлчәүләрендә абсолют батыр калучы Зөлфәт Рамазанов (Курса–Почмак) һәм Әнфис Мәннанов (Югары Мәтәскә) тәкәләр белән бүләкләнделәр.


