События

Кушлавыч ник бездән ерак? — «Ватаным Татарстан» газетасы 23.05.2018

Кушлавыч ник бездән ерак? — «Ватаным Татарстан» газетасы

«Муллалар чишмәсе» тиздән балкып торачак, ди шагыйрь нигезләренә «туры юл»дан барып кайткан Миңназыйм Сәфәров.

Болгар, Зөя утравы кебек төзек, заманча hәм бай тарихи hәйкәлләребез янәшә­сендә татарның рухын ныгыта, күңелен күтәрә, зурлыгын тоярга ярдәм итә торган шундый ук Тукай урыннары булмаска тиешмени?  Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Тукай эзләре буйлап «сәяхәте» вакытында уйлана һәм үз җавабын эзли.

Без – бик үзенчәлекле халык. Зурлыгыбыздырмы, төрле кавемнәрдән оешуыбыздырмы безгә иркенләп яшәргә, югарыданрак торып фикер йөртергә урын калдырмый. Югыйсә халкыбызны туплауда милли идея булып торучы Тукаебызга да шул бер Кырлай җитмәгәнме, дип санау нормага әверел­мәс иде. Туры Тукаебызның кендек каны тамган Кушлавычка барып кайтканнан соң бу авыр хис тагын да көчәйде.

Тукайга юлны hәркем үзенчә таба, дибез. Без дә редакциядә бөек шагыйребезнең туган авы­лына нинди юл белән барасын берничә көн алдан картадан өй­рәнеп утырдык. Өч юлдан барып була икән Кушлавычка. Нәкъ әкияттәгечә – уңга китсәң, Арча аша барасы. Сулга китсәң – Әтнә аша. Аңлашылганча, бо­лары – әйләнгеч юллар. Ә менә турыга китсәң, иң кыска юл шул буласы икән. “Турылыкка туры да бит, лә­кин анда күпер юк,  дип әйтәләр”, – дип каршы төште бер­гәләп ба­рырга тиешле хез­мәттәшем Ри­ман Гыйлемханов. Тукайның ерак туганы буларак кына түгел, Арча районында туып үскән кеше буларак та белеп сөйләргә тиеш бит ул. Тәҗрибәле журналист, озакламый кемгәдер шалты­ра­тып, кү­пернең быел ясалып бет­кән­леген дә ачыклады hәм без, сөенеп, туры юлдан гына туры Тукаебызга юл алдык.

Коркачык тимер юлын үтеп чы­гу да бик тиз булды – све­то­форда яшел янган чакка туры кил­дек. Сасмак, Мүлмә, Красна, Урта Сәрдә, Югары Сәрдә кебек матур, җыйнак, татарга хас ка­раулы, тө­зек авыллар аша уз­ганда, кү­ңелгә аерым бер го­рурлык хисе ките­реп бәрә. Колхозларын туздырсалар да (ташландык фермалары ыржаеп утырган авылларны да күрдек), авылда яшәп калган халык тормыш итүнең җаен тапкан. Күрәсең, юл булгач, читкә чыгып эшли торганнардыр. Матурлыкка сокланып бара торгач, 60 чак­рым юл үткәне сизелми дә калды. Югары Сәрдәдән соң доң­гырдыкка әйләнгән юл гына әлегәчә булган рәхәтлекне чикли төште. Ә Иске Җөлби авылы фермасы янында исә бөтенләй югалып калды йөртүчебез: биредә саз кипкәнгә күп вакыт үтмәгән иде әле. Яңа салынып беткән күпердән соң башланган тауны да яңгырлы көнне менә алмаган булыр идек, дип сөе­нештек. Күп дигәндә 2-3 чакрым юлсызлык калган икән Кушлавычка барып җиткәнче. Соңын­нан сөйлә­ячәкләр: Кушлавыч­ның үги бала хәлендә калуында да шул юлсызлык гаепле икән. Заманында төзелеш материаллары төягән машиналарны тракторлар белән тарттырып, юлсыз Кушлавычка алып килгәннәр дә: “Татарның бөек заты мондый урында туарга тиеш түгел иде”, – дип кул селтәп кайтып киткән­нәр. Бушатып калдырылган ул ташлар озак кына вакыт клуб янәшәсендә аунап яткан, ә аннары авыл халкы аны куллануның әмәлен тапкандыр инде. Шуннан соң югарыдагылар Тукай­ның мемориаль музеен Кырлайда төзергә дигән нәтиҗәгә кил­гән. Бу кадәресенең ни дәрәҗәдә хаклыкка туры килгәнлеген бү­ген берәү дә кис­тереп кенә әйтә алмас. Әмма кире каккысыз факт бар: Тукайны тудырган авылда музей башта клуб почмагында урын алган булса, тора-бара кечкенә генә татар өе салып куялар. Бүгенге хәленә музей бик зур авырлык­лар аша Ләйлә Мөхәммәтшина шикелле фидакарь затлар тырышлыгы белән килә.

“Эшләмәгән эшебез түгел лә…”

Тукай тормышындагы без белгән яки белеп бетермәгән фактларны синең йөрәгеңә үтеп керерлек итеп сөйли белүче Ләйлә ханым безне тау астындагы Муллалар чишмәсен күрсә­тергә алып төште. Сабыр да, тыйнак та бу татар хатынының шатлыгын аның күзләренә чыккан елмаю чаткыларыннан гына белеп була иде. Баксаң, чүп-чар катыш ауган өянкеләр астында калып юкка чыга язган чишмәне яңартырга алынган егетләрне дә исемләп белә икән инде Ләйлә. Ничә еллар дәвамында хыялланган зур эшләрнең шулай капылт гына башланып ки­түенә әле ул бик ышанып та бетмәгән шикелле иде. Әмма Мәрҗани, Ахун, Курсави чиш­мәләрен әкият итеп яңарткан егетләрнең берсе – Фидәрис үзенең тынычлыгы, ышанычлы кыяфәте белән шикләнергә урын калдырмады: “Эшләмәгән эшебез түгел лә…” Янәшәдәге шәм кебек бүрәнәле бурага ымлап, Фидәрис аның стенасының, манарасының биеклегенә кадәр тасвирлап бирде. “Таттелеком” җитәк­че­сенең кемлеген бел­мәсәм, Муллалар чишмәсенең тиз арада балкып торачагына алай тиз генә ышана да алмаган булыр идем. Лотфулла әфән­денең бу юлы да дис­тәләгән еллар көчле рухлы татар кулы тигәнне көтеп яткан Тукай бишеген халык күңеленә якынайту эшен сокланырлык итеп башкарып чыгасына бер генә дә шигем юк минем. Аңа быел шундый хәйрия эш­ләре өчен Тукай бүләге бире­лүен күпсен­гәннәр­нең тагын бер кабат кыбырсып куясылары бар әле, Аллаhы боерса. Чишмә буена килә торган юлны да алар саласы икән. Әмма мин бер нәр­сәне аңлап бетермим – Тукай нигезенә китерә торган урамга түшәлгән ас­фальт­ны ти­гезләп салу өчен баш китмәле акча да кирәкми бит инде. Агачлар утырту, ут кую, юлдан килгән туристларга чәй белән коймак кына булса да авыз иттерү өчен кафе сымак бер бина ачу да булмастай эш түгел кебек. Шул чиш­мәдән тутырылган шешәле суларны да, кул сузымындагы фермада савылган сөт, аннан ясалган ризык­ларны да килгән халык тутырып китәчәгенә иманым камил. Әнә бит Кырлайда боларның барысы да диярлек эшләнде. “Кырлай” агрофирмасы җитәкчесе Габделхәй Кәри­мов кебек бер хуҗа да җитә бит моның өчен.

Өчилене кем белә?

Күңелдәге каршылыклы уйлар белән без Тукай эзләренә басып баруыбызны дәвам итәр­гә булдык. Кул сузымында гына диярлек утырган Өчилегә – Тукайның Зиннәтулла бабасы яшәгән авылга тагын да әйләнеп – Арча аша бармас өчен, без басу юлын сайладык. Шагыйрь дә әнә шул тирәдәге атлы юлыннан йөргәндер. Рәхмәтле кеше­ләр­нең берсе – Иске Йорт авылына каладан кайтып төпләнгән Хәнәфи абзый безгә басу юлы­ның машина батмаслык дәрә­җәдә икәнлеген хәбәр итеп кенә калмыйча, шул юлдан үзе дә безгә эз ясап менеп төшкән булып чыкты. Юлдашым Риман Гыйлемханов аның турында “Иске Йорт Мичурины” дип язганын әле дә ачык хәтерлим. Хәнәфи абзый белән аның хатыны Нурлысал ханым безне кадерле кунаклар итеп өстәлгә утырттылар. Тамакларыбызны туйдырганнан соң, Хәнәфи абзый бакчасындагы үзе ялгап үстергән җимеш агачларын, су буен тутырып утырткан чыршы, нарат, каен агачларын күрсәтеп йөрде, шул агачларга әледән-әле зыян салып торучы кондызлар турында сөйләде hәм заманында Тукай тукталган Ишморат бай приказчигы Мөхәммәтҗан нигезен төртеп күрсәтте, приказчикка кагылышлы тарихи истәлеге белән уртаклашты. Шуңа да без янәшәдә генә урнашкан Өчилегә барып җиткәнче яңа гына алган тәэсирләр әсирлегендә булдык.

Өчиледәге Зиннәтулла бабай нигезен безгә кибетче ханым өйрәтеп җибәрде. Тукай урамындагы икенче тыкрык чатында салынган йорт түшенә язулы таш беркетелгән иде: “Татар халык шагыйре Габдулла Тукай 1886-1888, 1890, 1892-1893, 1911-1912 нче елларда шушы нигездә яшәгән”. Әлбәттә, шагыйрь монда тоташ сигез ел гомерен үткәрмәгән, айлап, көн­ләп дигәндәй дә яшәп алган. Аның Өчиле мулласы өендә кыш чыгуы турында да гыйбрәтле мәгълүматлар бар. 1911 елны кайта ул Өчилегә. Истәлекләргә караганда, жандармерия эзәр­лек­ләвеннән качып ята. Чөнки аңа карата Казанда “эш” ачылган була. Тукай мулланың кеч­кенә өендә яши һәм беркая да чыкмый. Әлбәттә, халык аның мулла өендә яшәгәнен белә, әмма үз улын сатмый. “Сездә чит кеше юкмы?” – дип сорап килү­челәргә: “Юк, булса ишеткән-күргән булыр идек”, – диләр.

Өчиле Тукай турында күп хатирәләр саклый әле. Тик аны иң авыр чакларда сыендырган Зиннәтулла бабасы нигезен карарга, хәтер яңартырга ашкынып торучылар гына күп булмас. Чөнки, беренчедән, монда “Тукай хәтерен” саклаучы язма тактадан башка әллә ни юк. Икен­чедән, юллар, кем әйтмешли, “дырык-дырык” кына.

Йомгак урынына

Ә бит болар хакында Кырлайдагы бик шәп, заманча музейга барып кына тыңламыйча, Тукаебызга бәйле hәр фактны үз күзләрең белән күреп, кү­ңел­гә сеңдереп, фотога төшереп (бүген аны яшьләр селфи ясау диләр) кайту бөтенләй икенче хисләр уятыр иде. Аннары монда мәсьәләнең тагын бер ягын онытмаска кирәктер. Казан бик матур итеп берсеннән-берсе зуррак халыкара чаралар үт­кә­рергә, кунак каршыларга өйрә­неп бетте. Башкалабыз шул рә­вешле туристларның таный, яратып килә торган урынына әверелеп бара. Болгар, Зөя утравы кебек төзек, заманча hәм бай тарихи hәйкәлләребез янәшә­сендә татарның рухын ныгыта, күңелен күтәрә, зурлыгын тоярга ярдәм итә торган шундый ук Тукай урыннары булмаска тиешмени?! Кабатлап әйтәм, аларны шул ук күңелгә якын Кырлай музее дәрәҗәсенә җиткерү өчен ул кадәр үк (спорт корылмаларын күздә тотам) зур сумма да кирәкмәс иде. Аннары ул эшне “Таттелеком” башлады да инде. Әмма аны, бик булдыклы булса да, бер җитәкче җилкәсенә генә аударып калдыру проблемадан качу кебек кабул ителә.

…Кырлайдагы Сәгъди абзый йортын карарга килгәндә, аның капкасы ачык булуын күргәч, безне озатып йөргән йөртүчебез Илфар: «Игътибар иттегезме икән – Тукайга кагылышлы бөтен йортларның да капкалары ачык», – дип куйды.

Чыннан да, музейларның гына түгел, аерым кеше йорты булып торган Зиннәтулла бабай нигезендә дә капка шыр ачык иде. Әйтерсең лә Тукай шул рәвешле безне үзенә эзне суытмаска, битарафлык чиреннән арынып, рухыбызны ныгытырга чакыра.

  •  Киләсе атнада Казаннан бер төркем велосипедчылар да Тукайга үз юллары аша барырга җыена. Алар арасында сүзе үтәрлек затларыбыз да булачак.
  • Миңназыйм Сәфәров

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/20/164324/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение