|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
27.05.2018
«Казан арты» музеенда якташларын искә алдылар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килделәр.Бүген, 25 май көнне, аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык.
Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүлматләр алдылар.
Бүген музейга килгән Ашытбаш, Кысна, Казан шәһәренең 85 нче мәктәп укучылары өчен дә Нәгыймә Таҗдарованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә кызыклы булды.
Шәфигулла Гарипов
http://arskmedia.ru/2018/05/25/kazan-artyi-muzeenda-yaktashlaryin-iska-aldyilar/
