События

Иске Чүриле урта мәктәбе — беренче унлыкта! 01.06.2018

Иске Чүриле урта мәктәбе — беренче унлыкта!

Агач – җимеше, кеше–эше белән  матур, ди татар халык мәкале. Әлеге мәкаль Иске Чүриле урта мәктәбендә укучы егет-кызлар һәм аларга белем- тәрбия бирүче мөгаллимнәргә бигрәк тә туры килә. Бу уку елы, чыннан да, җимешләргә бай  булды. Район олимпиадаларында 10 җиңүче һәм 23 призер укучыларыбыз –куанычыбыз да, горурлыгыбыз да.

Җиңүче укучылар  әле зур җаваплылык та өсти: алар республика олимпиадаларында районыбыз өметен аклармы,  булган белем-осталыкларын күрсәтә алырлармы?

Шундый борчу-мәшәкатьләр, өмет-хыяллар белән әлеге зур сынауны да без  зур дәрәҗә   белән уза алдык.  Республика олимпиадасына барган 7 укучыбызның 7 се  дә зур уңышлар белән кайтты. Әйдәгез, үзләре белән якыннанрак танышыйк: 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Булат – татар теленнән җиңүче, 8 нче сыйныф укучысы Вилданов Адел – татар теленнән призер, 9 нчы сыйныф укучылары Гибаева Зилә — Татарстан тарихыннан җиңүче, татар теленнән призер,  Җәләева Динә – татар әдәбиятыннан җиңүче, Васильев Кирилл – татар теленнән призер, 10 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Адилә – татар теленнән җиңүче.  Адилә шулай ук Россия Федерациясендә дәүләт телләре  буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында призлы урын яулады.    Татар теленнән  VI Халыкара олимпиадада 9 нчы сыйныф укучысы Гибаева Зилә, II урын яулап, зур җиңүгә ия булды. (Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Вәлиева, Г.Хәйруллина, Р.Хөсәенова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Гарифуллин әзерләде.) Менә шундый егет-кызлар булганда, мәктәбебез чәчәк атачак, милләтебез дә яшәячәк. Телебезнең киләчәге өчен ут йотып йөргән көннәрдә укучыларыбызның телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны тирәнтен өйрәнеп, республика күләмендә зур уңышларга ирешүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Һәм менә күңелле нәтиҗә: 4-11 сыйныфлар укучылары өчен республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Иске Чүриле урта мәктәбе —  беренче унлыкта!   Татарстан Республикасының  иң яхшы гомуми белем учреждениеләре арасындагы рейтингта 10 урында булу– үз эшләрен яратып, намус белән башкаручы укытучыларыбызның тынгысыз хезмәтенә зур бәя, әти-әниләр өчен горурлык.

Республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, төрле бәйгеләрдә укучыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена һәм  Халыкара туган телләр көненә багышлап уздырылган Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә  9 нчы сыйныф укучысы Дәләлиева Зилә I урын яулады.  “Россия Династияләре” IX регионнара   иҗади проектлар конкурсында 10 сыйныф укучысы Хөсәенов Әмир җиңүче булды.  1 нче сыйныф укучысы Кашапов Азат, 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Булат, 8 нче сыйныф укучысы Миннигалиев Дәниф Р.Миңнуллин исемендәге I республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә призлы урыннарга иреште. Миннигалиев Дәниф “Абдулла Алиш эзләреннән”  дип аталган V регионнара фәнни-гамәли конференциясе  лауреаты булып танылды.

Гомумән, мәктәбебездә олимпиада хәрәкәте системалы рәвештә тормышка ашырыла. Укучыларыбыз башлангыч сыйныфлардан ук Республика олимпиада үзәгендә уздырылган  күптөрле олимпиада һәм бәйгеләрдә уңышлы катнашып киләләр. Бу уку елында  1-4 класс укучылары  8  төрле олимпиадада  5 тапкыр җиңүче,  11тапкыр призер булдылар. Сәләтле укучыларны барлау, үстерү өчен булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, әти-әниләр белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләү  куанычлы нәтиҗә бирә шул. Әлеге уңышларыбыз дәвамлы булсын иде.

Л.Вәлиева, Г.Хәйруллина, Иске Чүриле урта мәктәбе.




http://arskmedia.ru/2018/05/31/iske-ch-rile-urta-maktabe-berenche-unlyikta/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение