События

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә фестиваль узды 06.06.2018

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә фестиваль узды

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә (җитәкчесе Марат Котдусов) балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде.

– Бу көнне без ел да билгеләп үтәбез. Әмма быел зур итеп фестиваль формасында оештырырга булдык, – диде чараны оештыручы, үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова. – Арча станциясендәге оешмаларда булып, аларда эшләүчеләрнең балаларын, дүртенче, җиденче мәктәпләрдә укучыларны, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне дә чакырдык.

– Фестиваль уңаеннан җәен уку өчен кызыклы китаплар күргәзмәсе оештырдык, – дип өстәде шәһәр китапханәсе җитәкчесе Любовь Капралова. – “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән IX Халыкара акциядә катнашкан дүртенче мәктәп колллективына Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгыннан диплом килгән иде. Шулай ук дүртенче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Самир Акимов бу уку елында иң күп китап укучы исеменә һәм грамотага лаек булды. Аларны да бүген тапшырырга булдык.

Фестивальгә дүртенче мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары килгән иде. Мөдире Зөлфия Нигъмәтҗанова әйтүенчә, укытучылардан Рәйсә Миндубаева, Рания Әхмәтгалимова концерт номерлары әзерләсәләр, Йолдыз Йосыпова, пешекче Гөлчәчәк Вәлиева коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Ә укучылар сәхнәдә кояштай балкып торды, чыгышлары күзләрне камаштырырдай булды. Тышта көн салкынча һәм яңгырлы булса да, алар яз, ямьле җәй, кояш турында җырладылар.

Тернәкләндерү үзәгеннән килгән балалар өчен бу көн чын бәйрәмгә әверелде. Алар сәхнәдә дә чыгыш ясадылар, башкалар җырлаган, биегән вакытта әкият герое булып киенгән Зөлфия Газизова белән сәхнә каршында рәхәтләнеп күңел дә ачтылар.

Арча сәнгать мәктәбенең күпфункцияле үзәктәге филиалында шөгыльләнүче балалар (җитәкчеләре Алинә Шиһабиева), Миләүшә Сәгыйтова, Айсылу Мортазина) әкият геройлары белән берлектә әкият дөньясына сәяхәткә алып китте. Җырчылар Рамилә Гәрәева, Азалия Әхмәтшина, Энҗе Шиһабиева, Эльвира Гайфуллина, Зарина Нәбиуллина һәм башкаларның, шулай ук бию коллективының чыгышлары яшь тамашачыларны да битараф калдырмады, залда биеп торучы кайбер балалар хәтта сәхнәгә дә менеп китте. Балалар өчен тагын да күңеллерәге, фестивальгә килгән бер генә бала да, катнашучымы ул, тамашачымы,  бүләксез калмады.

Шушы балалар кебек җырларга, биергә, фортепианода, шулай  ук спектакльләрдә уйнарга өйрәнәсегез килсә, күпфункцияле үзәккә рәхим итегез. Ерак барасы юк, дәресләр дә шунда үтәчәк

ЗУЭС оешмасы һәрвакыттагыча мондый чаралардан читтә калмый. Бу юлы да профсоюз оешмасы рәисе Алсу Шакирова, белгеч Алия Сафиуллина төрле уеннар әзерләп килгәннәр. Балалар залда булуга да карамастан, чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп, сәхнәгә тезелгән бүләкләрне дә капшап табып булса да алдылар. Бу уенга балалар чиратка тезелде. Кечкенә генә бүләк булса да, зур итеп шатландылар.

Аннан балалар викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар таптылар. Әлбәттә инде, җиңүчеләр бүләксез калмады.

Гомумән, фестиваль бүләкләргә бай булды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш та бүләкләр белән килгән иде, Арча шәһәр Советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова да балаларны бәйрәм белән котлады. Әнә шундый якты, кояш кебек нурлы, матур фестиваль булды ул.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2018/06/05/archa-stantsiyasendage-k-pfunktsiyale-zakta-festival-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение