“Җидегән чишмә” җырына – 40 ел

“Җидегән чишмә” җырына – 40 ел

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Һәр атнада телевидениенең ТНВ каналында “Ком сәгате” тапшыруы була. Аны якташыбыз, Өчиле авылы егете, журналист Данил Гыйниятоав мавыктыргыч итеп алып бара. Күптән тугел Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева белән булган әңгәмәне яратып карадык. Ул үзенең чыгышында кырык ел элек булган вакыйганы сөйләде: “Бервакыт мине Сара апа өенә чакырып алды.  Сүзләрен Арча районында туып-үскән күренекле язучыбыз Гомәр ага Бәширов язган  “Җидегән чишмә”  дигән яңа җырын уйнап-җырлап күрсәтте. Җыр миңа бик нык тәэсир итте. Аның көе мине тетрәтте, үзе борынгы көйләргә ошаган кебек булса да, яңача яңгырый торган, ниндидер яңа интонацияләре булган заманча көй иде. Сүзләре дә матур, күңелгә керә торган. Мин җырны бик яраттым. Сара апай болай ди, “Без Гомәр абыең белән киңәштек тә, бу җырны сиңа бирергә булдык. Мин бу көйдә синең тавышыңны ишетәм”, һәм тагын уйнап-җырлап күрсәтте. Бу минутта минем шатлыгым эчемә сыймады.

Җырның көе сүзләренә шулкадәр туры килә, әйтерсең, сүзләр белән көй икесе бергә туганнар, аларны бер-берсеннән берничек тә аерырга мөмкин түгелдер. Бу ике олы шәхеснең миңа, яшь җырчыга, шундый зур ышаныч күрсәтүләренә сөенүемнән көләргә дә, еларга да белмим, ышанычларын аклый алырмынмы, бу җырны үзенә генә хас бөтен нечкәлекләре белән җырлый алырмынмы, халык яратырлык итеп башкара алырмынмы дип уйладым. Җырны өйрәнү  көннәре Сара апаның миңа дәрес бирү көннәре булды. Ул остаз буларак, минем белән булган һәр репетициясен нәкъ дәрес кебек итеп алып бара иде. Аның белән бергәләп өйрәнгән “Җидегән чишмә” без халыкка китте. Бу җыр Сара апа һәм Гомәр абыйны халкыбыз алдында яңа бер баскычка күтәрде”.

Сара Садыйкова турында язмалар тупланган “Сагыналар сине якын дуслар…” китабында якташыбыз Гомәр Бәширов бу җыр турында үзе менә ниләр сөйли: “Җидегән чишмә” җырының музыкасын язарга алынганнан соң берәр атна үткәч Сара ханым аңа көй язуы хакында әйтте.

– Беләсеңме, ул көй миңа унбиш көннән бирле тынгылык бирми инде, мин аны ике атна буена эзлим. Күңелемнән чишмә тавышларын да, кошлар сайраганны да тыңладым, романыңны да укыдым, хыялым белән ямь-яшел болын буйларында да йөрдем, кайчакларны күңелгә ятышлы, кирәк авазлар да ишетелгәли, менә-менә көй башланып та китәр шикелле… Табам мин ул көйне, табам булгач, табам!..”

Сүзендә торды, композитор “тапты” ул көйне. Аның күпкырлы көчле таланты бу җырны иң популяр әсәрләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрде”,- дип яза Гомәр Бәширов.

Гомәр ага үзенең “Күңел дәфтәре” дип исемләнгән көндәлегендә: “Шулай итеп, 1978 елны да тәмамладык.  Мин үз бүлмәмә чыгып, магнитофонда Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов җырларын, ахырда минем сүзләремә язылган “Җидегән чишмә” дигән җырны да тыңладым. Алар икәү. Ягъни минем романда чыккан “Җидегән чишмә” дигән җырга ике композитор – Сара Садыйкова һәм Әнвәр Бакиров музыка яздылар. Димәк, башкаручылары да икәү, икесе дә хатын-кыз. Сара Садыйкова көен Зөһрә Сәхәбиева, ә Бакиров көен Нәфисә Васыйлова башкара. Минем үземә Сара Садыйкова көе күбрәк ошый.  Анысы халык моңына якынрак.  Ул халык җырларын хәтерләтә. Чыннан да,  җырның сүзләре дә халыкчан бит. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки халык  тормышында зур урын тоткан чишмәләр турында сүз бара. Халык күңелендә чишмә су чыганагы гына түгел, бәлки матурлык, рухи хәзинә чыганагы да. Җыр менә шул турыда,”- дип истәлекләрен теркәп куйган.

Без күптән түгел “Татарстан” журналының әдәби мөхәррире, шагыйрә Луиза Янсуар белән Яңасала авылында булып, Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә”  романы белән бәйле истәлекләрне тупладык.  Язучы белән ныклап аралашкан Гөлсәрия Миңнебаева һәм Оркыя Шакирҗанова берсен-берсе тулыландырып: “Гомәр ага үзенең әдәби чишмәсен “Җидегән” дип символик исем белән атаган, авылның чишмәләрен бер чишмәгә җыйган. Элек  чишмәләргә күп итеп улаклар куялар иде. Ат чишмәсенә алты улак куйдылар, атлар шуннан су эчәләр иде. Хәзергедәй хәтеремдә: сугыштан исән-имин килеш бердәнбер бахбай кайтты — Буденный. Кайткач та туган чишмәсе суын эчеп туя алмады малкай. Авылыбызның һәрбер чишмәсе  менә шундый истәлекле. Гомәр абыйның нигез урыныннан ерак булмаган чишмәгә “Җидегән чишмә” дип исем бирдек. Гомәр абый үзе дә табигатьне күзәтергә, чишмәләр янында йөрергә ярата иде. Авылда ял итеп килгәннән соң ул үзенең ике китаптан торган романына “Җидегән чишмә”җырын керткән, төп героена да Каенсар авылы егете Гайнан исемен биргән”,- дип истәлекләрен сөйләделәр.

Китапханәче Фәридә Борханова һәм укытучы Венера Сафина безне Гомәр Бәшировның музее белән таныштырдылар, ә җирле үзидарә башлыгы Айрат Сафин баянда уйнап, клуб мөдире Гөлназ Касыймова “Җидегән чишмә” җырын башкардылар. Луиза Янсуар Яңасала кешеләренә соклануын белдерде һәм чишмә суын татып карагач: “Чынлап та бик тәмле! Бу яклардан узарга туры килсә, киңәш итәбез: Яңасалага сугылып, Җидегән чишмә суын татып карагыз”,- диде.

Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахунов “Җидегән чишмә” җыры турында: «Сара Садыйкова язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип санады: туй мәҗлесләрендә, өмәләрдә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады. Аның “Җидегән чишмә”сен Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты, Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен тизлегендә республикага һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып, популярлашып китте. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде. Чын сәнгатьнең язмышы гомергә шулай булган!”,- дип горурланып язды.

Сүзләрен Гомәр Бәширов, көен Сара Садыйкова язган “Җидегән чишмә” җыры инде кырык ел һәркемне сокландырып яңгырый, үз итеп башкарыла. Аларның ышанычын аклап Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева бу җырны халыкка танытты, яшьләргә дә өйрәтә. Тагын бик күп еллар “Җидегән чишмә” җыры халык тарафыннан яратып башкарылыр, онытылмас әле.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://archamuzei.ru/tt/ideg-n-chishm-yiryina-40-el/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg