Арчаның Чишмәле урамы юллы булды

Арчаның Чишмәле урамы юллы булды

“Арча хәбәрләре” газетасы һәр елны Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмә оештыра. Газета укучыларыбыз да үзләрен борчыган сораулар юллый. Арча шәһәренең  Чишмәле урамында яшәүчеләр әлеге урамны төзекләндерүне үтенгәннәр иде. Шушы көннәрдә без бу урамда яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр алдык – урамга асфальт җәйгәннәр!

“Безнең үтенечне игътибарга алуы өчен Илшат Габделфәрт улына рәхмәт!” – диләр алар.

Район Сабантуена Шәрык бистәсе ягыннан баручыларга быел тузан да, пычрак та куркыныч түгел. Әлеге юлга таш түшәделәр, елга яныннан да күтәртелгән юлдан үтәсе, торбалар салып, әйбәт итеп эшләделәр.



http://arskmedia.ru/2018/06/08/archanyi-chishmale-uramyi-yullyi-buldyi/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg