События

Арчабыз горурлыгы! 14.06.2018

Арчабыз горурлыгы!

6 июнь көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда бер ел элек безнең арабыздан киткән, кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәте, тырышлыгы белән безгә үрнәк булган, үзеннән соң районыбыз тарихы, күренекле шәхесләре турында бик күп мәгълүматләр туплап калдырган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу һәм бу көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов, районыбызның күренекле гармунчысы Вәгыйз Әһлиуллин башкаруында “Хуш инде” җыры белән башланып киткән очрашу Ринат Әхмәтгалиевич үзе исән чакта ук төшерелгән фильм күрсәтү белән дәвам итте. Аны Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар студиясе төшергән.

“Шәхесләрдә Арча тарихы” дип исемләнгән китабы турында район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Кышкар авылы имамы Радик Кәримов, хезмәт ветераны  Илдус Абдрахманов,  район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова, китапның бизәлешен ясаган фотограф Илья Чирков, район мәдәният идарәсенең баш белгече Эльвира Вафина, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы директоры Дамир Абдуллин үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ә китапханәче Ләйлә Арсланова якташыбыз Наил Касыймның  Ринат абыйга багышланган “Рухи учак” шигырен укыды, хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Реваль Мөхтәров баянда үзе яраткан көйләрен уйнады, Рәсих Галимҗанов Ринат абый яратып тыңлаган “Магнита” җырын башкарды.

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина үзенең чыгышында Ринат Әхмәтгали улының тормышы һәм районыбыз өчен башкарган хезмәтләре турында сөйләде һәм югары бәя бирде, очрашуга килгән өлкәннәребезгә дә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Кичәдә шулай ук китапка кергән материалларның дөрес урнаштырылуына,  бизәлешенә зур әлеш керткән, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов кичәне йомгаклап:” Ринат Әхмәтгалиевичның иҗат иткән китаплары, басылган мәкаләләре  музей оештырган күргәзмәгә куелган. Бүген  анда “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабы да өстәлә. Без, мәдәният хезмәткәрләре Ринат абыйның бу тарихи материалларын яшьләргә җиткерергә тиешбез.Бүген кичәдә катнашкан, зур тәҗрибә туплаган һәм Ринат Әхмәтгалиевичны яхшы белгән ветераннарыбыз бу эштә безгә ярдәм итәрләр дип ышанам!.- диде.

Ринат Әхмәтгалиевичның “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабына кереш сүзне Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы язган. ”Районыбызның күренекле кешесе, бөтен гомерен туган як тарихын һәм шәхесләрен өйрәнүгә багышлаган Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтовның хезмәте бәяләп бетергесез”,-дип  олы бәя биргән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ринат Әхмәтгалиевич бу китап өчен материаллар туплады, барлады. Ләкин китап ул исән чакта басылып өлгермәде. Шушы көннәрдә генә “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабы балалары, туганнары, якын дуслары кулына килеп иреште. Китапларны районыбыз мәктәпләренә һәм китапханәләренә дә бүләк иттеләр. Китапның авторы – Ринат Әхмәтгалиевич:   “ Хөрмәтле дусларым! Бу китап Сезнең кулда икән, димәк, Сез халкыбызның үткәненә битараф түгел, һәм мин моның өчен  бик тә рәхмәтлемен!.. Мин һәрвакыт районыбыз тарихы белән кызыксынып яшәдем. Җитәкчелектә озак еллар эшләвем дә ярдәм иткәндер, бик күп кызыклы шәхесләр белән аралаштым. Мин ул турыда “Арча ягы зыялылары”, “Язмыш эзләре буйлап” дип исемләнгән китапларымда яздым.

Билгеле, һәр чорның үз уңышлары, җитешсезлекләре була. Безнең буын вакыт дип тормыйча, үз-үзен аямыйча тырышып хезмәт итте. Һәркем үзенә тапшырылган вазыйфаларны иҗади якын килеп, намус белән башкарды. Районыбызда тырышып хезмәт иткән өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган шәхесләрнең күп булуы – аның дәлиле. Бу китап белән танышып чыккач, сез, үзегез дә моңа инанырсыз.

Мин туплап барган документлар, язмалар, җитәкчеләр һәм бергә эшләгән хезмәттәшләр турында истәлекләр тупланган бу китап яшьләргә, төгәлерәге киләчәк буыннарга, районыбызның үткәнен өйрәнүдә, тарихын барлауны дәвам итүдә ярдәм итсен иде.

Сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда зур уңышларга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз!”,- дип китапны укучыларга үзенең фикерләрен язып калдырган.

“Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын чыгаруга Арча муниципаль  районының башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Ильшат Әхәт улы, “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең генераль директоры Сабиров Рөстәм Наил улы, “Таиф” акционерлык җәмгыятенең төзелеш һәм капиталь ремонт буенча генераль директоры урынбасары  Латыйпов Ильгиз Фаяз улы, “Таиф” акционерлык җәмгыятенең идарә башлыгы Сафин Ринат Рәфкат улы, Министрлар кабинетының төзелеш, транспорт, коммуналь хуҗалык һәм юл төзелеше идарәсе башлыгы Сибгатуллин Ильдар Нурзада улы, һәм шулай ук Сәләхов Шәйдулла Имаметдин улы җитәкләгән “Ак Барс” агрокомплексы  матди ярдәм күрсәттеләр. Спонсорлар белән эшләүгә, китапларны алып кайту һәм таратуда “Казанграңданпроект”  институты директоры Илдар Фазылҗановның тырышлыгы зур булды.

Районыбызның күренекле кешесе, бөтен гомерен туган як тарихын һәм шәхесләрен өйрәнүгә багышлаган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали  улына  13 июньдә 78 яшь тулган булыр иде.  Ул Арча районында озак еллар эшләп, шәхес, тәҗрибәле җитәкче һәм оста оештыручы буларак танылды, олы тормышка юл алды, чыныкты, гаилә корды, балалар үстерде. Ринат абый хезмәт юлының һәр баскычында йөкләнгән вазыйфаларны үзенә генә  хас җаваплылык хисе һәм осталык белән башкарды. Ринат Әхмәтгали улы  барлык энергиясен, иҗади көчен район тормышының катлаулы, үтә җаваплы бурычларын хәл итүгә, нәтиҗәле һәм игелекле эшкә юнәлтте.

Ул үз эшен яратуы, җиренә җиткереп үтәве, хезмәт сөючән булуы, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә, һәрвакытта олы күңелле, киң карашлы булуы белән  район халкының ихтирамын яулады. Ринат Әхмәтгали улының хезмәт казанышлары күп кенә хөкүмәт бүләкләренә һәм мактау грамоталарына лаек булуы шуны раслый.

Ринат абый белән Венера апа районыбызда үрнәк гаилә булып матур гомер кичерделәр. Аларның  кызлары: Светлана һәм Гөлнара, кияүләре Газинур әти-әниләреннән үрнәк алып, уллары Руслан һәм Алмазга ныклы тәрбия, белем биреп, аларның киләчәгенә сөенеп яшиләр. Үзе исән чакта Ринат абый балаларының һәм оныкларының уңышлары белән горурланып яшәде.

Ул гомеренең соңгы көненә кадәр музейлар, китапханә, район газетасы, “Арча” радиосы, һәм гомүмән Ринат абый һәр оешма белән элемтәдә  торды. Олыны олылап, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшеп, эшлекле киңәшләрен бирә белә иде. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең:

    Җирдә кеше торса торсын,

    Эзе калсын тирән булып,

    Үзе үлсә, эше калсын

    Мең яшәрлек имән булып — дигән шигырь юллары һәркемгә таныш булган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы турында әйтелгән кебек.

 “Казан арты тарих этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://archamuzei.ru/tt/archabyiz-gorurlyigyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение