События

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды 24.06.2018

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Урта Бирәзә авылында узган Сабан туйда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Абсолют батырга автомобильне «Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм аның әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырды.

«Бүген чын көрәш күрсәтә алдык дип уйлыйм. Кайлардан гына килмәгәннәр, көндәшләр көчле иде. Арчалылар көрәш спортын ярата икән, күп халык таралмыйча күзәтте. Мин бик шат, өстәвенә бүләкне танылган шәхесләр тапшырды», — диде батыр.

Раил Ренат улы Нургалиев — дөнья чемпионы, Татарстан Республикасы милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Россиянең билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы.

Фото: Лейла Хакимова

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/24/166562/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение