События

Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! 27.06.2018

Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее!

Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы 1948 елның 27 нче июнендә  Арча районы Носы авылында туган. Экономика фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995).  Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1997), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998), РФ югары профессиональ мәктәбенең почетлы хезмәткәре (1999).

1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге һәм маркетингы экономикасы өлкәсендә белгеч. Җ.И. Фәйзрахмановның фәнни тикшеренүләре терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерүне күтәрү мәсьәләләрен өйрәнүгә, компьютер технологияләрен барлыкка китерү һәм кертүгә, АПКны реформалаштыруга багышланган.

Аның тарафыннан эшләнгән сөт терлекчелеге һәм терлек азыгы җитештерүдә фәнни-җитештерү системасы формалаштыруның төп положенияләре һәм күрсәтмәләре, техниканың оптималь составы һәм кулланылуын камильләштерү буенча методика, шулай ук терлек азыгы җитештерү модельләре комплексы Татарстан Республикасының күп кенә хуҗалыкларында практик кулланылыш тапты.

Җ.И. Фәйзрахманов җитәкчелегендә ТР аграр секторында реформаларны камильләштерү концепция һәм методологиясе эшләнгән, базар икътисады шартларында АПК экономикасын стабильләштерү һәм үстерүнең җентекле программасы тәкъдим ителгән.

Ул 62 фәнни, укыту-методик хезмәт, шул исәптән 7 монография һәм студентлар өчен 8 укыту кулланмасы һәм методик күрсәтмәләр, 6 фәнни-методик күрсәтмә авторы.

Җ.И. Фәйзрахманов галим һәм педагогларның үз мәктәбен булдырган, 8 фән кандидаты һәм 2 экономика фәннәре докторы әзерләгән.


-----

Файзрахманов Джаудат Ибрагимович родился 27 июня 1948 года в д. Нуса Арского района ТАССР. Окончил Казанский сельскохозяйственный институт, экономический факультет (1972 г.), аспирантуру Казанского сельскохозяйственного института (1978 г.). 


В 1966 - 1973 гг. - экономист колхоза "Первое мая" Арского района. 
В 1974 - 1975 гг. - служба в рядах Советской Армии.
В 1977 - 1990 гг. - ассистент, старший преподаватель, доцент, и.о. заведующего кафедрой экономической кибернетики КСХИ. 
В 1990 - 1996 гг. - доцент, профессор, заведующий кафедрой экономики и маркетинга в сельском хозяйстве в Казанской государственной ветеринарной академии. 
С 1996 г. -  заведующий кафедрой управления сельскохозяйственного производства, ректор КСХА (с 2006 г. - ФГБОУ ВПО "Казанский государственный аграрный университет").

Доктор экономических наук, профессор.

Заслуженный деятель науки РТ. 

Член-корреспондент Академии наук РТ, Российской академии Аграрного образования, действительный член Международной Академии наук высшей школы.

Награжден медалью ордена "За заслуги перед Отечеством" второй cтепени, медалями "За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения", "В память 1000-летия Казани", "Ветеран труда".

"Лучший менеджер года" в номинации "сфера образования" (2002 г.). Лауреат Национальной премии общественного признания "Россиянин года" в номинации "Ректор года" (2005 г.).

Автор 15 монографий и более 160 научных трудов. 

Женат, имеет сына и дочь.

Увлекается спортом, садоводством.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение