События

Яңа Кырлайда җәй дә татарча 06.07.2018

Яңа Кырлайда җәй дә татарча

Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыя. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итә.

Чатырлы лагерь һәм анда ял итүчеләр белән танышу өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмче Ринат Һидиятов белән без Яңа Кырлайга юл алдык.

Чатырлар урнашкан урынга якынлашкан саен, барысы да “татарча жәй” дип язылган бертөрле яшел футболкалардан балалар очрый башлады. Ә чатырлар буш булып чыкты. Бар да мәктәптә осталык дәресләрендә икән. Лагерьның өлкән әйдаманы, Яңа Кишет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Сабирҗанова һәм әйдаманнар (алар 14, бар да Казан федераль университет студентлары) җитәкчесе Гаяз Гыйльманов лагерьдагы шартлар белән таныштырдылар.

Өчәр урынлы 70 палатка тезелеп киткән. Биредә шәхси сак предприятиесе сакчылары һәм Арча районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими контроль оештырылган. Видеокамералар куелган. Шунда гына футбол, баскетбол, волейбол уйнау өчен урын, теннис корты, кичен дискотекалар, төрле чаралар үткәрү өчен мәдәният йорты каршында зур мәйданчык.

Уңайлыклар бар. Җылы суына кадәр килгән. Туклану яхшы. Биш тапкыр ашыйлар. Итле, сөтле ризыклары да, камыр ашлары, яшелчә, җиләк–җимеш тә менюга кертелгән. Ә лагерьда ял бушка.

Мәктәпкә осталык дәресләренә юл алдык. Берсендә “Казан арты халкы – кунакчыл халык” дип, балаларны кунак каршы алырга өйрәтәләр. Балтач, Арча, Әтнә, Чирмешән, Апас районнарыннан, Чаллыдан, Оренбург өлкәсенең Каргалы авылыннан килгән балалар бик теләп кунак каршы алу нечкәлекләрен үзләштерә.

– Без барлыгы 15 кеше килдек, – диләр Каргалыдан Рузилә,  Риана, Алина. – Лагерьда бик ошый. Күпме дуслар таптык инде.

Авылдашлары Рәсиф Урманцев та Арча төбәгендә ялны бик яраткан. Ул таныш та булып чыкты әле. Каргалыдан килгән делегация составында бар иде Рәсиф. “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә дә уйнады. Аның белән без икенче осталык дәресендә очраштык. Биредә егетләр пенопластка рәсемнәр төшерәләр, ә кызлар Кәче мәктәбе укытучысы Гүзәлия Копылова җитәкчелегендә калфаклар ясыйлар иде. “Шул калфакларны үзләре белән алып китә дә алалар. Лагерь турында истәлеккә”, – диде Гүзәлия ханым.

Арчаның җиденче мәктәбе укытучысы, татар яулыклары тегү остасы Альбина Зыятдинова балаларны яулык тегәргә, сәйлән белән чигәргә өйрәтә. Бер төркем бала чын күңелдән бирелеп, курчаклар белән спектакль куеп ята, икенчеләре  биергә өйрәнә. Арча педагогика көллиятеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Төхвәтуллина татар телен начар белүчеләр белән эшли.

– Тукай иҗаты буенча тест үткәргән идек. Беләләр. Смена тәмамланыр алдыннан татар телен ничек үзләштерүләрен тест формасында тикшереп карарга планлаштырабыз, – диде район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина.

Лагерьдагы тормыш осталык дәресләре белән генә тәмамланмый. Кызыклы чаралар, аралашулар, күңел ачу кичәләре, төрле бәйгеләр, экскурсияләр белән аралашып бара. Язучылар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, “Салават күпере” газетасыннан Гөлназ Ярмеева, Алисә Дмитриева, татар радиостанцияләр челтәреннән Айваз Садыров, Рамил Шәрәфиев, “Татар радиосы” алып баручысы Әбри Хәбриев белән очрашу балаларга аеруча ошаган.

5 июль көнне “Без – Тукай оныклары” төбәкара чатырлы лагерьның беренче сменасын ябу тантанасы булды. Чара ял иткән балалар, әйдаманнар чыгышлары белән үрелеп барды. Чит төбәкләрдән килгәннәр дә бу концерттан читтә калмады. Милли киемнәрдән чыгып, татар телендә җырладылар, татарча биеделәр, лагерьда аз гына вакыт эчендә нәрсә үзләштерүләрен күрсәттеләр. Осталык дәресләрендә ясаган кул эшләреннән бик матур күргәзмә дә оештырылган иде.

Әнә шулай санаулы көннәр сизелмичә дә үтте. “Татарча җәй” балаларның исләрендә озак сакланыр, дип уйлыйбыз. Алда тагын бер смена 200 баланы көтә. Ул 14 июльдә ачыла.

Гөлсинә Зәкиева   




http://arskmedia.ru/2018/07/06/ya-a-kyirlayda-ay-da-tatarcha-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение